«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Казанда «SMM ярдәмендә бизнес-мәсьәләләрне хәл итү, ә контентны галочка өчен генә бастырып чыгару түгел» дигән бушлай мастер-класс узачак. Чара 8 декабрьдә 15:30 сәгатьтә «Минем бизнес» үзәгендә, Петербург урамы, 28 нче йортта узачак.
5 декабрьдә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Экспортка ярдәм итү үзәге «Халыкара маркетплейс: чыгымнарны киметәбез һәм канәгать сатып алучыны алабыз. Уңышлы карточканың 25+ лайфхагы һәм төргәкләү серләре» дигән турыдан-туры семинар уздырачак.
Конкурс комиссиясе 25 яшькә кадәрге социаль һәм яшь эшкуарларны билгеләде, алар дәүләттән матди ярдәм алачак.
28 ноябрьдә Татарстан Республикасы эшкуарлары өчен «Экспортерлар өчен логистика» темасына вебинар уздырылачак. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектлары бурычларына җавап бирә.
Кредит бирүне стимуллаштыру программасы буенча кече һәм урта бизнес 198 млрд сумнан артык акча алган, программаны Россия Банкы һәм КУЭ корпорациясе бергәләп гамәлгә ашыра. Татарстан әлеге программа буенча бизнеска ярдәм итү күләме буенча лидерлар бишлегенә керде – республика өлешенә якынча 9 млрд сум туры килде.
Казанда IT-парк мәйданчыгында Татарстан Республикасыннан «Студентлар стартабы» конкурсында җиңүчеләр өчен билгеләнгән «Инноватор навигаторы» программасының финалы узды. Ул стартапның 6 айлык үсеш юлын берничә көн эчендә бушлай үтәргә мөмкинлек бирә. Проектның төп максаты – фәнни-технологик проектлар булдыру һәм үстерү белән кызыксынган иң яхшы студентларга ярдәм итү.
2023 елның 27-28 ноябрендә Татарстанда дәүләт-хосусый партнерлык буенча VI төбәкара тармак форумы узачак. Чараны Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы оештыра, ул Татарстан Республикасында ДХП проектларын гамәлгә ашыру буенча вәкаләтле орган булып тора.
Республиканың сәнәгать парклары эш урыннарын формалаштыру һәм кече һәм урта бизнес производстволарын үстерү буенча нәтиҗәле механизм булып тора. Республикада 2023 елның 9 ае йомгаклары буенча сәнәгать паркларында эшләүчеләр саны 62,1 мең кешегә җиткән, бу 2023 ел башы белән чагыштырганда 6,4 мең кешегә күбрәк. Икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова сөйләде.
Ә РФ Үзәк банкның төп ставкасын агымдагы елның октябрендә 15% кадәр арттыру фонында Татарстанда бизнес өчен микрозаймнар буенча ставкаларны саклап калу турында карар кабул ителде. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла торган программалар кысаларында максималь ставка еллык 5,5 процентка кадәр тәшкил итә.
Татарстанда 170,4 мең кече һәм урта эшкуарлык субъекты исәпләнә, – дип хәбәр итте «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышлап, «Татар-информ» МА узган матбугат конференциясендә чыгыш ясаганда Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова.