27 мартта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Telegram-каналында «Татарстанда җайга салу йогынтысын бәяләү: нәтиҗәле җайга салу өчен эшкуарлар белән үзара хезмәттәшлек» темасына туры эфир булды.
Туры эфирда катнашучыларның сорауларына Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова һәм «ОПОРА РОССИИ» кече һәм урта эшкуарлык гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы бүлеге рәисе Антон Баклашов җавап бирде.
Чара башында икътисад министры урынбасары катнашучыларга җайга салу йогынтысын бәяләүнең төп максатлары турында әйтеп китте:
• эшкуарлык һәм башка икътисадый эшчәнлек субъектларының, башка кызыксынган затларның җайга салуда турыдан-туры билгеләнгән түләүләрне түләүгә, шулай ук хезмәткәрләрнең хезмәт вакыты чыгымнарын, кирәкле материалларны, шулай ук консультацияләргә һәм укытуга чыгымнарны үз эченә алган яңа кертелә торган таләпләрне үтәү буенча башка оештыру чыгымнарына бәйле файда һәм чыгымнарны исәпләп чыгарырга;
• җайга салуның эшлекле климатка һәм илнең яки регионның инвестицияләр җәлеп итүчәнлегенә, конкуренциягә һәм базарлар структурасына йогынтысын бәяләргә;
• проблеманы хәл итүнең иң нәтиҗәле вариантын сайлауны тәэмин итәргә;
• яңа җайга салу кертү белән бәйле куркынычларны киметергә һәм гражданнарның һәм бизнесның дәүләт кабул итә торган карарларга ышанычын арттырырга.
Ул ассызыклаганча, республикада җайга салу йогынтысына бәяләү уздырганда гавами консультацияләрдә катнашу өчен мәҗбүри рәвештә бизнес-бергәлек вәкилләре җәлеп ителә. Эшкуарлык һәм эксперт җәмгыяте вәкилләренең позициясе бу бәяләүне үткәрү нәтиҗәләре буенча бәяләмәләр әзерләгәндә исәпкә алына һәм конкрет мисал китерде.
«ОПОРА РОССИИ» кече һәм урта эшкуарлык гомумроссия иҗтимагый оешмасының республика бүлеге бәяләү кысаларында норматив хокукый актлар проектлары буенча гавами фикер алышуларда актив һәм даими катнашучыларның берсе булып тора.
Үз чыгышында Антон Баклашов билгеләп үткәнчә, Икътисад министрлыгы һәм «ОПОРА РОССИИ» төбәк берләшмәсе җайга салу йогынтысын бәяләү өлкәсендә инде озак вакыт уңышлы хезмәттәшлек итә һәм бу уртак эш сизелерлек нәтиҗәләр китерә.
Берләшмә әгъзаларының кисәтүләре һәм тәкъдимнәре Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан исәпкә алына, бәяләү кысаларында карау өчен республика бүлегенә керүче норматив хокукый актлар проектлары саны елдан-ел арта. Моннан тыш, эшкуарлар гамәлдәге норматив хокукый актларга карата да үз позицияләрен белдерә алалар.
Икътисад министрлыгы белән уртак чаралар эшкуарларны кызыксындырган сорауларны ачык диалогта бирергә мөмкинлек бирә, - дип ассызыклады «ОПОРА РОССИИ» кече һәм урта эшкуарлык гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге рәисе.
Безнең максат – бизнес-бергәлек вәкилләренең киң даирәсенең бәяләүне уздыруда катнашуына, кире элемтәгә керүенә, дәүләт кабул иткән карарларның сыйфатын арттыруга ярдәм итүенә һәм шулай итеп инвестицион һәм эшлекле климатны яхшыртуга йогынты ясавына ирешү, - дип белдерде Гөлназ Исмәгыйлова.
Эшкуарның, эшкуарлар гавами консультацияләрдә ничек катнаша ала, дигән соравына җавап биреп, ул, сайтның гавами консультацияләргә багышланган махсус бүлегенә сылтама белән, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтының «Интернет» челтәрендәге төп битендә «Җайга салу йогынтысын бәяләү. Ачык консультацияләрдә катнаш!» баннерының урнаштырылуы турында хәбәр итте.
Теләсә кайсы эшкуар бу бүлекчәгә кереп, махсус сораштыру формасын тутырып, кызыксындырган норматив хокукый акт проекты буенча үз бәяләмәсен калдыра ала.
Вебкаст ахырында ике спикер да эшкуарларны бәяләү кысаларында уздырыла торган гавами консультацияләрдә актив катнашырга чакырды.