13 номинациянең берсенә заявканы 7 апрельгә кадәр бирергә мөмкин.
Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Ел экспортеры» төбәк конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Җиңүчеләрне «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында 13 номинациядә сайлаячаклар.
Лауреатлар республиканы федераль дәрәҗәдә тәкъдим итәчәкләр, шулай ук приз сыйфатында шәхси стендлы халыкара күргәзмәдә катнашачаклар.
Конкурс Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан төбәк Икътисад министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Чара кече һәм урта эшкуарлык субъектларының тышкы икътисадый эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итүгә һәм экспортерларның алдынгы тәҗрибәсен таратуга юнәлдерелгән.
Быел катнашуга гаризалар түбәндәге номинацияләрдә кабул ителә:
Өстәмә номинацияләр:
Шулай ук югары уку йортлары студентлары өчен экспортер компаниясе кейсы карары буенча аерым номинация билгеләнгән. Әлеге номинация буенча проектлар электрон почта адресына 4 нче кушымтадагы форма буенча «Экспортер кейсы» тамгасы белән кабул ителә: tatexport@yandex.ru.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, катнашуга Татарстан экспортерлары чакырыла, искәрмә – 2024 елгы конкурста җиңүче предприятиеләр. Шулай ук конкурсант-предприятие конкурсның бер номинациясендә генә катнаша ала.
Узган ел конкурска 270 гариза кергән. Җиңүчеләр 13 номинациядә билгеләнгән иде. 7 төп күргәзмәдә приз сыйфатында шәхси стендлы халыкара күргәзмәдә катнаштылар.
Гаризаны 7 апрельгә кадәр әлеге сайтта бирергә мөмкин: http://exportergoda-rt.ru/
Катнашу мәсьәләләре буенча әлеге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә: +79179324851, +79872700691.