Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы узды. Чарада министрлыклар, ведомстволар, федераль хакимият органнарының территориаль органнары һәм республика муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында түбәндәге төп мәсьәләләр каралды:
- Татарстан Республикасы тармаклары һәм муниципаль берәмлекләре киселешендә Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләрен үтәү;
- муниципаль милектәге файдаланылмаган объектларны хуҗалык әйләнешенә җәлеп итү.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов: «2025 елда республиканың социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләрен үтәү буенча системалы эшне дәвам итү мөһим», – дип билгеләп үтте.