Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында технологик лидерлык илкүләм проектларын гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасының катнашуын оештыруга багышланган киңәшмә узды.
Чарада Республика башкарма хакимият органнары вәкилләре, Россия Федерациясе сенаторлары һәм Татарстан Республикасыннан сайланган Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары катнашты.
Утырышны ачып, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Рәисенең республиканың федераль проектларда катнашуына юнәлдерелгән йөкләмәләрен үтәүнең мөһимлеген ассызыклады.
Киңәшмә барышында җаваплы министрлыклар тарафыннан илкүләм проектларны гамәлгә ашыру эше турында хәбәр ителде. Докладларда технологик лидерлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән проектларга аерым игътибар бирелде:
- «Җитештерү һәм автоматлаштыру чаралары»;
- «Яңа материаллар һәм химия»;
- «Транспорт мобильлеген сәнәгатьтә тәэмин итү»;
- «Яңа атом һәм энергетика технологияләре»;
- «Күп иярченле орбиталь төркемне үстерү»;
- «Сәламәтлекне саклауның яңа технологияләре»;
- «Пилотсыз авиация системалары»;
- «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү»;
- «Биоикътисад».
Конструктив эшне оештыру өчен депутат эшче төркемнәренең беркетелүенә төзәтмәләр кертү һәм һәр проектны гамәлгә ашыру буенча юл карталарын төзү, республика һәм федераль структуралар арасындагы гамәлләрне координацияләүне яхшырту кирәклеге турында карар кабул ителде.
Киңәшмә азагында беркетмә йөкләмәләре формалаштырылды, аларның үтәлеше турында 2025 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Рәисе киңәшмәсендә хәбәр итү планлаштырыла.