25 мартта Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондында «Инновацион эшкуарлыкка ярдәм чаралары турында» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Чараны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе оештырды.
Түгәрәк өстәл эшендә Эшкуарлыкка ярдәм фонды, Кече һәм урта бизнес ассоциациясе, Региональ лизинг компаниясе, Татарстан Республикасының фәнни-техник мәгълүмат үзәге, «Авиатор» технопаркы, ВТБ банкы, Уралсиб һәм Промсвязьбанк вәкилләре, эшчәнлекләре инновацион эшкуарлыкны үстерүгә бәйле булган эшкәртү производстволары, приборлар төзү, медицина, агробизнес һ.б. бизнес-бергәлекләр, шулай ук яшь эшкуар-студентлар стартаплары җитәкчеләре вәкилләре катнашты.
Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директорының беренче урынбасары – «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борханова мөрәҗәгать итте, ул базарда сәламәт конкуренциягә, яңа бизнеслар һәм технологияләр үсешенә, республика икътисадының тотрыклы үсешенә ярдәм итүче инновацион эшкуарлыкка ярдәм итүнең мөһимлеген һәм әһәмиятен билгеләп үтте.
Эшкуарлар инновацион проектларны гамәлгә ашырганда очрый торган төп проблемалар турында фикер алыштылар, инвестиция ресурсларын җәлеп итү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, бу уңышлы практикаларны һәм ярдәм механизмнарын ачыкларга мөмкинлек бирде.
Шулай ук түгәрәк өстәлдә катнашучыларга агымдагы елда инновацион эшкуарлыкка ярдәм итү программалары турында мәгълүмат бирелде.