Татарстан брендлары үзләрен федераль дәрәҗәдә таныта ала

2025 елның 26 марты, чәршәмбе

«Знай наших» илебез брендлары конкурсының өченче сезонына гаризалар кабул ителә башлады. Ел саен республика үз брендларына аеруча актив ярдәм итүче төбәк буларак билгеләп үтелә. Узган ел конкурска Татарстаннан 1,5 мең республика проекты тәкъдим ителгән, ә яңа милли герой «Туган Батыр» «Анимация» номинациясендә җиңүчеләрнең берсе булды.

Оештыручылар булып ВЭБ.РФ ярдәме белән Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) һәм Росконгресс фонды тора. 

Конкурс төбәкләрдә Россиянең перспективалы брендларын үстерүгә юнәлдерелгән һәм үзебезнең җитештерүгә ярдәм итү буенча «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының максатларына туры килә. Быел оештыручылар игътибарны кече шәһәрләр һәм торак пунктлардан килгән брендларга ярдәм итүгә юнәлтергә планлаштыралар. 

Конкурста компанияләре тотрыклы үсеш һәм җитештерүне локальләштерүнең югары дәрәҗәсен күрсәткән кече һәм урта бизнес вәкилләре катнаша ала. Гаризалар 15 майга кадәр  идея.росконгресс.рф/brand платформасында кабул ителә. 

Конкурсның өченче сезонында биш номинация: азык-төлек продуктлары, азык-төлек товарлары, креатив, югары технологияләр һәм IT. Шулай ук партнерлардан махсус номинацияләр дә каралган.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы июль аенда Түбән Новгородта «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумы кысаларында узачак. Алар маркетплейсларда һәм сәүдә челтәрләрендә алга этәрүдә ярдәм, укыту программаларына керү мөмкинлеге, бизнес-экспертлар белән индивидуаль консультацияләр, бизнес-берләшмәләрдә әгъзалык, төп чараларда бушлай катнашу, шулай ук грант ярдәме алачак.

Конкурс партнерлары арасында – Wildberries, OZON, Россия Почтасы, Роскачество, Авторадио һәм башкалар. 2025 елда аларның саны киңәячәк, шул исәптән Россия экспорт үзәге белән дә, ул чит ил базарларында үзебезнең брендларны алга этәрергә ярдәм итәчәк

Узган ел конкурска 12 меңнән артык гариза бирелгән, шуларның 1,5 меңе Татарстан Республикасы брендларыннан килгән. Алынган ярдәм нәтиҗәсендә җиңүчеләрнең кереме – уртача 50 процентка, ә кайбер компанияләрнең хәтта ике-өч тапкырга арткан.

Исегезгә төшерәбез, илебез брендлары конкурсы 2023 елда ил Президенты йөкләмәсе буенча Россиянең перспективалы брендларын үстерү өчен башланып китте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International