2017 елның 27 сентябреннән 29 сентябренә кадәрге чорда Мәскәүдә "BUYBRAND Expo 2017" 15 нче халыкара франшизалар күргәзмәсе узды, анда 200дән артык Россия һәм халыкара брендлары, шулай ук бизнеска старт бирү өчен кирәкле продуктлар һәм хезмәтләр күрсәтелде.
2017 елның 15 октябрендә "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея" XIII республика конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итү тәмамлана. Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасыннан, Россия Федерация төбәкләреннән физик затлар һәм чит ил гражданнары чакырыла.
2017 елның 2 ноябреннән 3сенә кадәр Оренбург шәһәрендә "Оренбург буе – Евразия үзәге" халыкара форумы старт алачак.
Үткән еллардагы кебек үк, Форум яңа партнерлар белән әһәмиятле килешүләргә имза салу, стратегик эшлекле сөйләшүләр алып бару урынына һәм Евразия киңлегендә икътисадый, мәгълүмати һәм мәдәни элемтәләрне формалаштыру мәсьәләләре хакында фикер алышуның әһәмиятле мәйданчыгына әвереләчәк.
Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында 2017 елның 29 сентябрендә Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү уңаеннан республиканы социаль-икътисадый үстерүдә гомере буе көчен һәм белемнәрен фида кылган Министрлык ветераннары өчен гадәткә кергәнчә тантаналы чара үткәрелде.
Бүген Казанда ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖнең директорлар советы утырышы булды. Утырыш эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2017 елның гыйнвар-август айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча айларга бүленгән рейтинг әзерләнде.
2017 елның октябрь ае уртасында, Татарстан җитештерүчеләренең продукциясен Төркия базарына чыгарырга ярдәм итү максатында, Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" КБО Төркия Республикасының Стамбул шәһәренә бизнес-миссия оештыра һәм республикадагы кече һәм урта эшкуарлык вәкилләрен чарада катнашырга чакыра.
Өлкән гражданнарга аларны кызыксындырган, Министрлык вәкаләтенә караган мәсьәләләр буенча консультацияләү максатларында, 2017 елның 29 сентябрендә "Кайнар линия" телефоннарының эше оештырылачак.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә "Татнефть" ХАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булып узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә социаль-икътисадый үсеше алдан баручы "Яр Чаллы" территориясендә эшчәнлек башкару турында килешү төзүгә заявкалар карау буенча республика комиссиясенең утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов һәм Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты.