"Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея" XIII республика конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итү дәвам итә

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

2017 елның 15 октябрендә "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея" XIII республика конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итү тәмамлана. Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасыннан, Россия Федерация төбәкләреннән физик затлар һәм чит ил гражданнары чакырыла.

Конкурсны үткәрү чорлары һәм аның этаплары:

1 этап (1 гыйнвар-15 октябрь), – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгында һәм ТР ИВФ Вәкиллекләрендә проектларны кабул итү, теркәү һәм аларга таләпләргә җавап бирү-бирмәве буенча беренчел экспертиза үткәрү гамәлгә ашырыла, 15 октябрьдән соң килгән заявкалар алдагы елның конкурс процедураларында катнаша;

2 этап (16 октябрь-30 ноябрь), – проектларга экспертиза ясала һәм алар сайлап алына;

3 этап (1 декабрь-31 декабрь), – Конкурс нәтиҗәләрен раслау һәм җиңүчеләрне бүләкләү.

Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 292-70-91, 570-39-27, 294-95-74.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International