Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә "Татнефть" ХАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булып узды.
Утырышта 2017 елның сигез аенда компаниянең бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм октябрьгә һәм быелның дүртенче кварталына бюджетлар расланды.
Директорлар советы финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары һәм нефть-химия блогы предприятиеләрен үстерүнең киләчәге хакында мәгълүмат тыңлады.
Шин бизнесын үстерү стратегиясе буенча, 2025 елга шиннарны тормышка ашыру күләме елына 16,2 миллионга җитәргә, ә EBITDA күрсәткече – 2015 елга карата биш мәртәбә артырга – 14,5 миллиард сумга кадәр җитәргә тиеш. Куелган максатларга ирешү өчен төп чаралар булып түбәндәгеләр тора: "Viatti" һәм ЦМК шиннары ассортиментын үстерү буенча озак вакытка исәпләнгән программаны тормышка ашыру, "Кама" ФТҮнең матди-техника базасын киңәйтү, җитештерү процессларын оптимальләштерү, импорталмаш, сату системасын үстерү, "Tyre&Service" ваклап сату-сервис үзәкләре челтәрен киңәйтү.
Утырыш барышында компаниянең инновацион (технологик) үсеш стратегиясе турында мәгълүмат турында фикер алышынды. "Татнефть" халыкка ачык акционерлык җәмгыятендә – идеясе барлыкка килүдән башлап аны җитештерүгә кертү, саклык документларын алу һәм коммерцияләштерүгә кадәр – акыл кыйммәтләрен булдыру системасы төзелгән. Хәзерге вакытта инновация эшчәнлеге белән идарә итү системасын җайга салу һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру, инновацияле технологияләр портфелен тутыру эшләре дәвам иттерелә.
Директорлар советында шулай ук "Татнефть" җәмгыятенең эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды.
Фаразлар турында белдерүләр: Хәзерге материалларда үзенең табигате буенча фараз хасил итүче, киләчәк вакыйгаларга һәм көтелгәннәргә карата билгеле бер белдерүләр бар. Бу материаллардагы теләсә нинди, тарихи факт булмаган белдерү фаразлар турында белдерү булып тора һәм билгеле һәм билгеле булмаган куркынычларны, билгесезлекләрне һәм башка, чынбарлык нәтиҗәләрне үзгәртә ала торган факторларны, мондый фаразларда бәян ителгән тормышка ашыруларны һәм казанышларны үз эченә ала. "Татнефть" җәмгыяте чынбарлык нәтиҗәләрне, күзаллаулардагы үзгәрешләрне яисә бу белдерүләргә йогынты ясый торган факторларга булган үзгәрешләрне чагылдыру өчен әлеге фаразларны яңарту буенча бернинди йөкләмәләрне дә үз өстенә алмый.