2017 елның гыйнвар-август айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеш рейтингы

2017 елның 29 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2017 елның гыйнвар-август айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча айларга бүленгән рейтинг әзерләнде.

2017 елның гыйнвар-август айлары буенча гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урында), Әлмәт (2 урында) һәм Түбән Кама (3 урында) муниципаль районнары лидерлык позицияләрен яулаган.

2017 елның гыйнвар-август айларында Кама Тамагы (+4 позиция) һәм Аксубай (+3 позиция) муниципаль районнары рейтингтагы элеккеге урыннарыннан югарыга үрмәләү бәхетенә ирешкән. Бу үзгәрешләр эксплуатациягә кертелгән торак йортларның гомуми мәйданы артуы, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе һ.б. белән аңлатыла.

Рейтингта Мөслим (-5 позиция), Әтнә (-3 позиция) муниципаль районнарының урыннары аска төшкән. Бу тискәре күренешләр эксплуатациягә кертелгән торак йортларның гомуми мәйданының, өстәлгән бәя күләменең кимүе, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең артуы һ.б. белән аңлатыла.

Республика буенча уртача алганда төяп җибәрелгән продукциянең күләме халыкның җан башына исәпләгәндә 361,57 мең сум тәшкил итә, республиканың муниципаль берәмлекләре арасында бу күрсәткечләр буенча иң югары нәтиҗәләрне Әлмәт (2121,47 мең сум), Түбән Кама (1129,62 мең сум) һәм Алабуга (836,73 мең сум) муниципаль районнарында күзәтергә була.

2017 елның 1 сентябренә булган мәгълүматларга караганда, республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,62% тәшкил итә. 26 муниципаль берәмлектә бу күрсәткеч республикадагы уртача күрсәткечтән түбән. Лаеш (0,22%),
Актаныш (0,24%) һәм Кама Тамагы (0,35%) муниципаль районнарында эшсезлекнең иң аз дәрәҗәләре теркәлгән. Иң күп дәрәҗәләре – Ютазы (1,75%), Баулы (1,19%), Алабуга һәм Саба (1,04%) муниципаль районнарында.

2017 елның гыйнвар-август айларында Татарстан Республикасында халыкның җан башына исәпләгәндә торакның гомуми мәйданы 0,384 кв. метр булган торак эксплуатациягә кертелгән. Халыкның җан башына иң күп торак мәйданы Питрәч (3,898 кв. метр), Лаеш (1,925 кв. метр) һәм Югары Ослан (1,498 кв. метр) муниципаль районнарында кертелгән.

Рейтинг белән тулырак итеп "Территориаль үсеш" бүлегендәге "Муниципаль берәмлекләр рейтингы" бүлекчәсендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International