2017 елның октябрь ае уртасында, Татарстан җитештерүчеләренең продукциясен Төркия базарына чыгарырга ярдәм итү максатында, Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" КБО Төркия Республикасының Стамбул шәһәренә бизнес-миссия оештыра һәм республикадагы кече һәм урта эшкуарлык вәкилләрен чарада катнашырга чакыра.
Миссия программасында Төркиянең хезмәттәшлек итүдә потенциаль кызыксынучы эшлекле даирә вәкилләре белән бизнес-очрашулар, Стамбул шәһәрендә һәм шәһәр янындагы предприятиеләрне карау күздә тотыла.
Үткәрелгән маркетинг анализы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Төркия актив рәвештә түбәндәге товар төркемнәренә караучы продукцияне импортлаштыра: кабель продукциясе, электр-генератор җайланмалары, автомат рәвештә җайга салу җиһазлары, электр трансформаторлары, резин-техник эшләнмәләр, пиломатериаллар, авыл хуҗалыгы җитештерүендә кулланыла торган продукцияләр.
Миссияне оештырганда ТР Экспортка ярдәм үзәге түбәндәгеләргә бәйле чыгымнарны үз өстенә ала:
– бизнес-миссиядә катнашучы компанияләрнең гарызнамәләре нигезендә Төркия партнерларын сайлау;
– В2В-сөйләшүләр үткәрү өчен мәйданны арендалау һәм бизәү, аны презентация җиһазлары белән тәэмин итү;
– Стамбулда һәм шәһәр янында предприятиеләрне караганда трансфер;
– бизнес-миссиядә катнашучы компанияләрнең эшчәнлеген кыскача тасвирлаган аерым брошюралар бастырып чыгару, ул тарату материалы буларак файдаланылачак;
– профессиональ рус-төрек тәрҗемәчеләренең хезмәтләре.
Авиаочышка һәм яшәү белән белән бәйле чыгымнарны катнашучы компанияләр мөстәкыйль түлиләр.
Катнашуда кызыксынган эшкуарлардан 2017 елның 3 октябренә кадәр үзләренең карарлары хакында ТР Экспортка ярдәм үзәгенә tatexport@yandex.ru электрон почтасы буенча хәбәр итүләрен сорыйбыз. Элемтә өчен: Кирилин Кирилл Владимирович, телефоны: +7 987 225 04 58.
Татарстан Республикасының Экспортка ярдәм үзәге кече һәм урта эшкуарлык субъектларының төрле форматтагы халыкара күргәзмәләрдә катнашуын оештыра, эшкуарларга үз продукциясен чит ил базарларында тәкъдим итәргә киңәш итә һәм потенциаль партнерлар эзләүдә теләктәшлек күрсәтә. ТР Экспортка ярдәм үзәге хезмәтләре турында тулырак мәгълүматны http://export-rt.ru сайтыннан алырга була.