2017 елның 27 сентябреннән 29 сентябренә кадәрге чорда Мәскәүдә "BUYBRAND Expo 2017" 15 нче халыкара франшизалар күргәзмәсе узды, анда 200дән артык Россия һәм халыкара брендлары, шулай ук бизнеска старт бирү өчен кирәкле продуктлар һәм хезмәтләр күрсәтелде.
"Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге Татарстан Республикасының экспортка юнәлеш алган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләренә күргәзмәдә катнашу мөмкинлеген оештырды.