ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Казанда «Мәктәп бизнес-старты» республика проектының хәйрия ярминкәсе ачылды. Бөтен республикадан яшь эшкуарлар үз продукцияләрен – кулдан эшләнгән чыршы бизәкләрен, кулдан ясалган прәннекләрне, шәмнәрне, курчакларны, йомшак уенчыкларны, тәм-томнарны һәм интерьерның оригиналь предметларын тәкъдим иттеләр.

Татарстанның махсус икътисадый зоналары, илнең махсус икътисадый зоналарының инвестицион җәлеп итүчәнлеге рейтингында лидерлык позицияләрен саклап, үзләренең нәтиҗәлелеген кабат расладылар.


18
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Иртәгә, 19 декабрьдә 13.30 сәгатьтә, Икътисад министрлыгының ВКонтактедагы битендә  эшкуарлар өчен туры эфир узачак, анда гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары турында җентекләп сөйләячәкләр. Туры эфир темасы: «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла торган кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм чаралары.

Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләрен тормышка ашыру өчен «Эшлекле Россия» һәм республика хөкүмәте хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Документка бизнес-берләшмә рәисе Алексей Репик һәм Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов кул куйдылар. Имзалау 18 декабрьдә Алексей Репикның республикага эшлекле визиты барышында булды.


15
декабрь, 2023 ел
җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте актының аерым нигезләмәсенең үз көчен югалтуын тану турында» 14.12.2023 ел, №2140 карары белән 2024 ел ахырына кадәр планлы тикшерүләргә мораторий озайтылды.

ВКС режимында министрлыклар, ведомстволар, федераль хакимият органнарының территориаль органнары, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү оешмалары, муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды.

2023 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Ел җитәкчесе-2023» республика конкурсының конкурс комиссиясе утырышы узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.


14
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Кече һәм урта җитештерү бизнесы субъектлары продукциясен сатуны киңәйтү өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Минем бизнес» региональ үзәге составына керүче «ЦКР «ИННОКАМ» АКО һәм «КУЭ корпорациясе» АҖ ярдәме белән  Чаллыда Машина төзүчеләрне тәэмин итүче көнен уздырды. Чарада 150 эшкуар катнашты. 

2023 елның 19 декабрендә Казанда мәктәп хәйрия ярминкәсе узачак. Үз товарларын һәм хезмәтләрен «Мәктәп бизнес-старты» проектында катнашучылар — республиканың төрле почмакларыннан барлыгы 120 яшь эшкуар тәкъдим итәчәк. ​


13
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Инвестиция советы утырышында 8 проект хупланды. Чараны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International