Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәмендә Казаннан бер гаилә үз эшләрен гамәлгә ашыру өчен лазер җиһазлары сатып ала алды.
«Строй из металла» компаниясе 2023 елда эшли башлады. Яшь компаниянең төп эшчәнлеге эретеп ябыштыру өстәлләре, мангаллар, бордюрлар, төтен чыгару өчен калпаклар, декор элементлары һәм заказ буенча эшләнмәләр ясау. Бүгенге көндә хезмәткәрләр саны 3 кеше тәшкил итә.
2024 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды стартап компаниягә кредит оешмасында займ финансларын рәсмиләштергәндә 3,3 млн.сумлык поручительлек бирү рәвешендә гарантия ярдәмен күрсәтте. Компания 9,3 млн.сумлык кредит рәсмиләштерә һәм җитештерүне автоматлаштыру өчен лазер җиһазлары сатып ала алган.
Татарстан эшкуары шулай ук продукция ассортиментын арттыру һәм җитештерү куәтләрен киңәйтү өчен өстәмә җиһазлар булдырырга планлаштыра.
«Югары технологияле җиһазлар сатып алу максатыннан, сез «Тотрыклы үсеш» ташламалы лизинг программасы кысаларында Татарстан Республикасының Төбәк лизинг компаниясенә мөрәҗәгать итә аласыз. Әлеге программа шартлары буенча лизинг срогы – 5 елга кадәр, җиһазларның максималь суммасы – 20 млн.сумга кадәр. Шунысы мөһим, лизинг биргәндә ТР Гарантия фонды йөкләмәсе белән – аванс түләве түләнми», - дип билгеләп үтте ТР Гарантия фонды вәкиле Альбина Матросова.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды финанс оешмасы бәяләмәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия, әмма займ акчаларын (кредит, займ, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә залог белән җитәрлек тәэмин ителешкә ия булмаган эшкуарларга поручительлек рәвешендә гарантияле ярдәм күрсәтә.
Мондый ярдәмгә җитештерү, төзелеш, авыл хуҗалыгы кебек өстенлекле тармакларда эшчәнлек алып баручы эшкуарлар дәгъва итә ала. Уен бизнесы, финанс һәм иминият хезмәтләре белән шөгыльләнүче эшкуарлар искәрмә булып тора.
Гарантияле ярдәм буенча җентекле консультацияне +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары, шулай ук Фондка түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итеп алырга була: Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 йорт.
Исегезгә төшерәбез, эшкуарларга ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Минем бизнес» төбәк үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.