Татарстанның 300дән артык яшь эшкуары бизнес-кейсларның онлайн чемпионатында катнашты

2025 елның 11 апреле, җомга

11 апрельдә «Мәктәп бизнес-старты» республика проекты кысаларында  бизнес-кейсларның масштаблы чемпионатының беренче этабы старт алды, анда бөтен Татарстаннан өч йөздән артык укучы катнашты. 32 командага берләшкән катнашучыларга эшкуарлык эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә реаль бурычларны хәл итәргә тәкъдим ителде.

«Мәктәп бизнес-старты» проектын оештыручылар билгеләп үткәнчә, быел эшкуарлар үз бизнес-кейсларында төп басымны кадрлар мәсьәләләрен хәл итүгә ясаганнар. Мәсәлән, катнашучыларга балалар үзәгенә эшкә яшь белгечләрне җәлеп итү ысулларын табарга тәкъдим ителгән; предприятие хезмәткәрләрен нәкъ менә шушы предприятиедә үсәргә һәм карьералы үсәргә этәрүче механизмнар эшләргә тәкъдим ителгән. Шулай ук гамәли биремнәр арасында – бизнес экологиясе белән бәйле сорауларга җавап эзләү, атап әйткәндә: хатын-кызлар киемен сатуда махсуслашкан кибет буларак, транспортировкада полиэтилен төрү материалын куллануны киметү һ.б.

Булачак эшкуарлар тарафыннан барлыгы биш бизнес-кейс тәкъдим ителгән. 5 көннән соң һәр команда теге яки бу мәсьәләне хәл итү буенча үзләренең аргументлы тәкъдимнәрен тәкъдим итәргә тиеш.

Катнашучыларның проектларына экспертлар – Татарстан бизнес-бергәлеге вәкилләре бәя бирәчәк. Бизнес-кейслар чемпионатының беренче этабы нәтиҗәләре буенча Казанда 30 апрельдә оффлайн-режимда узачак икенче этапка бары тик 12 команда гына күчә ала.

Наталья Кондратова – Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары:

«Мәктәп бизнес-старты» проекты Татарстанда инде өченче ел гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә проектта 34 меңнән артык урта мәктәп яшендәге, шул исәптән республикабызның кече шәһәрләре һәм авылларыннан балалар катнашты. Әлеге проектта каралган чаралар балаларыбызның финанс белеме һәм эшкуарлык фикерләвен үстерүдә мөһим роль уйный, шулай ук төбәк икътисадын үстерү өчен кадрлар резервын формалаштыруга ярдәм итә. Биредә тупланган тәҗрибә укучыларга киләчәктә һөнәр сайлауда ярдәм итәчәк һәм үз бизнес-идеяләрен тормышка ашыруга этәргеч булачак».

«Мәктәп бизнес-старты» проекты Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча гамәлгә ашырылып, «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты  кысаларында үткәрелә. Оештыручылар булып Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International