Татарстан бизнесына күргәзмәләрдә катнашуны 600 мең сумга кадәр финанслыйлар

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

«Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» үзәге Татарстан Икътисад министрлыгы ярдәмендә эшкуарлар өчен күргәзмә-ярминкә чараларында бушлай катнашуны оештыра. 

Илкүләм проект буенча күрсәтелә торган хезмәт күргәзмә мәйданын арендалауны, өстәмә җиһазлар арендасын финанслауны, теркәү кертемнәрен түләүне үз эченә ала. Бер эшкуарга 600 мең сумга кадәр ярдәм каралган.

Күргәзмәләрдә катнашу эшкуарларга потенциаль партнерлар белән элемтәләр урнаштырырга, хезмәттәшлек турында тәкъдимнәр ясарга һәм булачак дистрибьюторлар белән эшләү үзенчәлекләре белән танышырга ярдәм итә. 

Хезмәттән 2024 яисә 2025 елда экспорт контракты төзегән һәм эшкәртү производствосында яисә мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендә эшчәнлек алып баручы эшкуарлар, шулай ук Татарстан Республикасында теркәлгән сәнәгать парклары резидентлары яисә кече технологик компания статусына ия бизнес субъектлары файдалана ала. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда эшкуарларга ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча төбәкнең Икътисад министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы үсеш институтлары тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International