11 апрельдә Казанда масштаблы чара — Россия венчур форумы-2025 тәмамланды. Татарстан Республикасы Фәнни-техник мәгълүмат үзәге һәм Уйлап табу эшчәнлеге күпфункцияле үзәге коллективы форумның йомгаклау көненең ике сессиясен үткәрүдә катнашты.
Форумның беренче, гомумроссия темасы «Илкүләм өстенлекләр һәм интеллектуаль милек базары: стратегик планлаштыру һәм идарә итү, фән һәм җитештерү флагманнарының хезмәттәшлеге, федераль проектларны һәм инициативаларны гамәлгә ашыруда катнашу тәҗрибәсе» булды. Спикерлар предприятиеләрнең һәм уку йортларының матди булмаган активларын үстерүнең мөһимлеген, яңа стартаплар чыганагы буларак университетларны һәм дәүләт учреждениеләрен үстерү зарурлыгын ассызыкладылар. Интеллектуаль милек проблемаларын һәм аларны хәл итү мәсьәләсендә бизнес, фән һәм мәгариф эшчәнлеген берләштерү мөһим, бу актуаль халыкара көн тәртибе. Интеллектуаль милекне предприятиеләр һәм мәгариф оешмаларының көн тәртибендәге кайбер мәсьәләләрне хәл итүдә корал буларак кулланырга мөмкин.
Үзбәкстан Республикасы Фәнни-техник мәгълүмат үзәге директорының фәнни-методик эш буенча урынбасары Рәхимов Фәрхәд интеллектуаль милекне үстерү, шул исәптән кеше капиталын берләштерү өчен берләшергә кирәклеген билгеләп үтте.
Интеллектуаль милек базарында яңа агымнар турында «СИБУР» ҖЧҖнең «Интеллектуаль милек» практикасы җитәкчесе Мария Богомолова сөйләде. «Элек алшартлар белән барысы да аңлашыла иде. Хәзер бу алшартлар тиз үзгәрә, һәм безгә аларны җентекләбрәк күзәтергә кирәк. Мин аларны макро- һәм микроалшартларга бүлер идем», – дип билгеләде ул.
Икенче, региональ, интеллектуаль милек секциясе «Интеллектуаль милек базары: региональ дәрәҗәдә фәнни-технологик үсеш белән идарә итү, тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өлкәсе оешмаларының иң яхшы практикалары» булды. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов мөрәҗәгать итте.
Интеллектуаль милек – ул яңа технологияләр үсешенә, конкурентлыкка сәләтле продуктлар һәм хезмәтләр формалаштыруга, белемнәрнең тотрыклы икътисадын булдыруга ярдәм итә торган этәргеч көч. Безгә инновацияләргә һәм технологик прогресска ярдәм итәчәк уңай мохит булдыру өчен галимнәрнең, эшкуарларның һәм дәүләт структураларының тырышлыгын берләштерергә, эшкуарлыкка ярдәм итүнең яңа кластерын булдырырга кирәк, анда интеллектуаль милек технологик компанияләр үсешенең драйверларының берсе булачак, диде Рифкать Миңнеханов.
Ул Татарстанда интеллектуаль милек базарын үстерүгә өстәмә стимуллар системасының гамәлгә ашырылачагы турында әйтте: республиканың фәнни-технологик үсеше дәүләт программасы кысаларында «Интеллектуаль милек базарын үстерү» комплекслы ярдәмче программасы формалаштырылачак.
Шулай ук Россия венчур форумы кысаларында Үзбәкстан Республикасы Инновацияле үсеш агентлыгы каршындагы Фәнни-техник мәгълүмат үзәге һәм «Татарстан Республикасы Фәнни-техник мәгълүмат үзәге» ДАУ арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды.
Яклар Үзбәкстан Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында дустанә элемтәләрне үстерүдә үзара кызыксыну, фән, инновацияләр һәм фәнни-техник мәгълүмат өлкәсендә ныклы элемтәләрне киңәйтү һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек турында килештеләр.