Узган ялларда Казанда «Татарстан мин бит инде ул» традицион Яңа ел ярминкәсе узды. 3 көн эчендә бөтен республикадан 210 дан артык үзмәшгуль үз продукциясен тәкъдим итте. Ярминкә РФ Президенты инициативасы белән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге тарафыннан оештырылды.
Дүртенче «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумы 2024 елның 26-27 февралендә узачак. Форумны оештыручылар – Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Росконгресс фонды, өстәмә оештыручылар – ВЭБ.РФ.
2023 елның 27 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында республиканың җирле үзидарә органнарына һәм аларның вазыйфаи затларына карата дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
15 гыйнварга кадәр Владимир Путин йөкләмәсе буенча Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) һәм Росконгресс фонды тарафыннан оештырылган «Үзебезнекеләрне бел» яңа Россия брендлары конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Татарстан Республикасы эшкуарларыннан илнең перспективалы Россия брендларын үстерүгә ярдәм итү максатыннан оештырылган конкурста катнашу өчен 192 гариза килгән инде. Россия эшкуарлары барлыгы 787 гариза җибәргән.
«Җитештерү кооперациясе һәм сату» сервисы кече бизнеска эре компанияләрнең актуаль ихтыяҗларына турыдан-туры керергә, аларга үз хезмәтләрен яки продукциясен тәкъдим итәргә, потенциаль заказчылар белән сөйләшүләрдә оператив кире элемтә һәм ярдәм алырга мөмкинлек бирә.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында лазер ярдәмендә кисү һәм металл бөгү хезмәтләрен күрсәтүче «Челнылазер» ҖЧҖ «Ярдәм – 2023» программасы буенча финанслар җәлеп итте. Займ акчаларын алуда Татарстан Республикасының Гарантия фонды 15 млн сум күләмендә поручительлек биреп ярдәм күрсәтте.
Эксперименталь хокукый режим (ЭПР) кысаларында беренче тапкыр шәһәр чикләрендә пилотсыз очу аппаратларын эксплуатацияләүгә рөхсәт бирү планлаштырыла. Эксперимент 2024 елда Иннополиста (Татарстан) башланырга мөмкин. Бу хакта Икътисадый үсеш министрлыгының Цифрлы икътисад департаменты директоры Владимир Волошин «ЦИФРОВАЯ ТРАНСПОРТАЦИЯ» танспорт һәм логистика өлкәсендә цифрлы технологияләр халыкара форумында чыгыш ясаганда белдерде.
23 декабрьдә «Минем бизнес» үзәгендә «Бизнес-Чыршы» дип аталган төбәк эшлекле җәмәгатьчелеге өчен гадәти булмаган форматта бизнес өчен чара узачак.
13-17 декабрьдә Мәскәүдә «Каек. Кышкы әкият – 2023» Россиянең халык сәнгать кәсепләре күргәзмә-ярминкәсе узды. Бөтен Россиядән меңнән артык оста һәм һөнәрче РФ Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты ярдәмендә күргәзмәдә катнашты.
«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда «Минем бизнес. E-COM» форумы узды. Форум зур кызыксыну уятты – спикерларны шәхсән тыңлар өчен 1189 кеше килде, бу пленар сессия үткән залның максималь сыйдырышлылыгына туры килә иде. Тагын 13500 кеше онлайн-трансляциягә тоташты.