Бүген Казан Ратушасында «Татарстан Республикасының иң яхшы ел территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үзе исеменнән конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны котлады, территорияләрне үстерүдә һәм гражданнар белән эшне оештыруда ТИҮнең мөһим ролен билгеләп үтте.
Конкурс 2015 елдан бирле үткәрелә. Татарстанда 484 территориаль иҗтимагый үзидарә теркәлгән. Бу әлеге институтның республика халкы арасында кирәклеген күрсәтә.
Вице-премьер үз чыгышында ТИҮ эшчәнлегенең төп юнәлешләрен ассызыклады: гражданнарны иҗтимагый тормышка җәлеп итү, территорияләрнең мөһим мәсьәләләрен хәл итү, мәдәни-массакүләм чаралар оештыру, халыкның социаль яктан зәгыйфь категорияләренә ярдәм итү. ТИҮләр социаль активлык һәм инициатива үзәкләре, республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыруда хакимият органнарының таянычы булып тора.
Зур шәһәрләрдә ТИҮләрнең роленә аерым игътибар бирелә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов территориаль иҗтимагый үзидарә институтын үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирә. Республика бюджетыннан ел саен ТИҮ җитәкчеләренә түләүләр һәм иң яхшы ТИҮләргә ел саен грантлар бирү гарантияләнә. Муниципалитетлар шулай ук территориаль иҗтимагый үзидарәгә ярдәм итүнең үз программаларын гамәлгә ашыра.
ТИҮләргә оештыру һәм мәгълүмати ярдәмне «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе гамәлгә ашыра, аның карамагында ТИҮнең Координацион советы төзелгән.
Мидхәт Шаһиәхмәтов ТИҮ советларының хакимият органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүенең мөһимлеген билгеләп үтте һәм алдагы уңышлы уртак эшчәнлеккә өмет белдерде.