ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 2017 елның 14 декабрендә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында China National Environmental Protection Group (CNEPG) компаниясе президенты, директорлар Советы рәисе ЧЖЭН Чжаохуэй әфәнде җитәкчелегендә Кытай Халык Республикасы делегациясе булып китте.

Бу визит кысаларында икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов делегация белән киңәшмә үткәрде, аның барышында ул Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы белән таныштырды. 

Мәскәүдә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәгендә 13-14 декабрь көннәрендә "Тикшерү-күзәтчелек эшчәнлеген үзгәртеп кору: беренче нәтиҗәләр һәм яңа таләпләр" конференциясе эшли. Әлеге чара тикшерү-күзәтчелек эшчәнлеген үзгәртеп коруны гамәлгә ашыруның беренче елына йомгак ясауга һәм 2018 елга бурычлар турында фикер алышуга багышланган.

Конференциядә федераль хакимият органнарыннан, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнарыннан 200 артык вәкил, эксперт бергәлекләре һәм бизнес вәкилләре катнаша.

 


13
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

"Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге экспортка эшли торган кече һәм урта бизнес субъектлары вәкилләрен Россия экспорт үзәгенең Уку-укыту проекты кысаларында "Экспортерлар өчен онлайн сәүдә" яңа курсы буенча укырга чакыра. Курс 2017 елның 18 декабрендә узачак.

Әлеге чарада катнашу бушлай. Катнашу өчен https://exportedu.ru/events Россия экспорт үзәгенең Уку-укыту проекты сайтында теркәлү формасын тутырырга кирәк.

 

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы "Тикшерү һәм күзәтчелек эшчәнлеген үзгәртеп кору" өстенлекле программасы кысаларында Мәҗбүри таләпләрне бозуларны комплекслы профилактикалау стандартын раслады.

Стандартның төп максаты тикшерү-күзәтү органнарының көндәлек эшчәнлегенә профилактика чараларын системалы кертүне тәэмин итүдән гыйбарәт. Кабул ителгән документта тикшерү-күзәтү ведомстволарының профилактика эше буенча булган тәҗрибәсе, чит илләр тәҗрибәсе һәм методик кулланмалар гомумиләштерелгән.

Сылтама буенча үтеп, документлар белән танышырга мөмкин: http://ar.gov.ru/files/library/1506421794.src.docx-d


12
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

12 декабрьдә Казан шәһәрендә "Сәүдә челтәрләре белән диалогны ничек төзергә" очрашуы үтте, анда җирле җитештерүчеләр сәүдә челтәрләренә товарлар кую өчен мөһим таләпләр белән таныштылар һәм сәүдә челтәрләре вәкилләренең үзләре белән кара-каршы сөйләштеләр. Чарада азык-төлек, шулай ук азык-төлек булмаган товарлар җитештерүче Татарстан Республикасы компанияләреннән 224 вәкил катнашты.

Чара нәтиҗәләреннән чыгып, ике як та әлеге очрашу турындагы уңай фикерләрен җиткерделәр, үткәрелгән сөйләшүләрнең файдалы булуын билгеләделәр. 

 

2017 елның ноябреннән алып 2018 елның февраленә кадәр "Елның иң яхшы социаль проекты" III Бөтенроссия конкурсы үткәрелә

Бәйгедә түбәндәгеләр катнаша ала: Конкурсның төбәк этапларында җиңү яулаган һәм Конкурсның төбәк этаплары йомгаклары буенча Социаль өлкә инновацияләре үзәге тарафыннан тәкъдим ителгән коммерция оешмалары, индивидуаль эшкуарлар, социаль юнәлештәге коммерциягә карамаган оешмалар.

Төбәк этабына гаризалар 2017 елның 15 декабренә кадәр кабул ителә.

Конкурсның федераль этабы 2018 елның 31 гыйнварына кадәр үткәрелә.

Гаризалар 2017 елның 15 декабренә кадәр түбәндәге электрон адрес буенча кабул ителә: ciss.rt@mail.ru.


11
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы Кама кластерлы үсеш үзәге җитәкчесе Ленар Әхмәтов "Татарстан Республикасының азык-төлек кластеры эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм үсеш перспективалары" чарасында катнашты.  Чара кысаларында кластерның эшчәнлек нәтиҗәләре, бергәләп гамәлгә ашырыла торган проектлар, кластерда катнашучыларга дәүләт ярдәменең хәзерге һәм киләчәктә булырга мөмкин чаралары, киләсе елга кластерны үстерү концепциясе һәм перспективалы юнәлешләре яктыртылды.

 

Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының дәүләт план органнары оешуга 95 ел булуга багышланган тантаналы чарада катнашты.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Автоном Совет Социалистик Республикасының хуҗалык планын дөрес эшләү максатларында 1922 елда ТАССР Дәүләт планы турында нигезләмә раслана. Ведомствоның бүгенге көндәге варисы - Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Россия Федерациясендә алдынгы субъектларның берсе булуын билгеләп үтеп, ведомство хезмәткәрләрен һәм ветераннарын юбилей дата белән котлады. 

Бүген Казанда Эшкуар йорты ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Петербург урамы, 22 адресы буенча урнашкан Күпфункцияле үзәк "бер тәрәзә" режимында 180 артык хезмәт күрсәтәчәк һәм эшкуарларга  сыйфатлы һәм уңайлы хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә тиеш, дип белдерде Татарстан Президентына ТР икътисад министры Артем Здунов.

Бинаның беренче катын бизнес өчен хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге һәм Саклык банкы бүлеге били, ә икенче катта "Региональ лизинг үзәге" урнашкан. Эшкуарлар йортының өченче катына якын арада уку үзәге, коворкинг-зона һәм башкалар урнашачак.

 


8
декабрь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 31 мартындагы 190 номерлы карары белән расланып, 2017 елда гамәлгә ашырыла торган "2016 - 2020 елларга Татарстан Республикасында интеллектуаль милек базарын үстерү" ярдәмче программасы нигезендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмче программаның операторы булып торучы "Татарстан Фәнни-техник мәгълүмат үзәге" ТР дәүләт унитар предприятиесе белән берлектә Ярдәмче программа чараларында юридик затларның финанслашу шартларында катнашуына гаризалар кабул итүне дәвам итә.

Гаризалар эш көннәрендә 9:00 алып 18:00 кадәр кабул ителә.

Гаризаларны кабул итү урыны: Татарстан Республикасы, Казан ш., Мәскәү ур., 55 нче й. (Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы бинасы).

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International