Республика эшкуарлары "Экспортерлар өчен онлайн сәүдә" бушлай уку курсларына чакырыла.

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

"Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге экспортка эшли торган кече һәм урта бизнес субъектлары вәкилләрен Россия экспорт үзәгенең Уку-укыту проекты кысаларында "Экспортерлар өчен онлайн сәүдә" яңа курсы буенча укырга чакыра. Курс 2017 елның 18 декабрендә узачак.

Әлеге чарада катнашу бушлай. Катнашу өчен https://exportedu.ru/events Россия экспорт үзәгенең Уку-укыту проекты сайтында теркәлү формасын тутырырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International