Россия Икътисадый үсеш министрлыгы "Тикшерү һәм күзәтчелек эшчәнлеген үзгәртеп кору" өстенлекле программасы кысаларында Мәҗбүри таләпләрне бозуларны комплекслы профилактикалау стандартын раслады.
Стандартның төп максаты тикшерү-күзәтү органнарының көндәлек эшчәнлегенә профилактика чараларын системалы кертүне тәэмин итүдән гыйбарәт. Кабул ителгән документта тикшерү-күзәтү ведомстволарының профилактика эше буенча булган тәҗрибәсе, чит илләр тәҗрибәсе һәм методик кулланмалар гомумиләштерелгән.
Сылтама буенча үтеп, документлар белән танышырга мөмкин: http://ar.gov.ru/files/library/1506421794.src.docx-d