Мәскәүдә "Тикшерү-күзәтчелек эшчәнлеген үзгәртеп кору: беренче нәтиҗәләр һәм яңа таләпләр" конференциясе уза

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Мәскәүдә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәгендә 13-14 декабрь көннәрендә "Тикшерү-күзәтчелек эшчәнлеген үзгәртеп кору: беренче нәтиҗәләр һәм яңа таләпләр" конференциясе эшли. Әлеге чара тикшерү-күзәтчелек эшчәнлеген үзгәртеп коруны гамәлгә ашыруның беренче елына йомгак ясауга һәм 2018 елга бурычлар турында фикер алышуга багышланган.

Конференциядә федераль хакимият органнарыннан, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнарыннан 200 артык вәкил, эксперт бергәлекләре һәм бизнес вәкилләре катнаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International