Форумның беренче көнендә "Бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеге - дәүләт идарәсе нәтиҗәлелеге көзгесе" ачык диалогы булды.
Дискуссиянең модераторы итеп Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты рәисе Андрей Макаров билгеләнгән иде.
Дәүләт метрология күзәтчелеген үткәргәндә куркынычлылыкны ачыклау алымын куллануны билгели торган үзгәрешләр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 26 декабрендәге 1643 номерлы Карары белән расланды һәм әлеге төр күзәтчелекне гамәлгә ашыру турындагы Нигезләмәгә төзәтмәләр кертәләр.
Тиешле үзгәрешләр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 27 декабрендәге 1668 номерлы Карары белән Миграция өлкәсендә федераль дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру турында нигезләмәгә кертелә. Әлеге документ Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан "Тикшереп тору һәм күзәтчелек эшчәнлеген үзгәртеп кору" өстенлекле программасын гамәлгә ашыру кысаларында әзерләнде.
Россия Федерациясе Президенты, "Яңа проектлары күрсәтү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" АКО күзәтүчелек советы рәисе Владимир Путин йөкләмәсен үтәү максатында 2018 елның 13 февраленнән 15енә кадәр ВДНХ мәйданчыгында (Мәскәү, ВДНХ, 75 пав.) Россиякүләм "Остаз" форумы узачак.
Россиянең инновацияле төбәкләр рейтингы 2012 елда Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә Россиянең Инновацияле төбәкләр ассоциациясен мониторинглау һәм аның белән идарә итү максатларында төзелде.
Татарстан Республикасының Экспортка ярдәм үзәге "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциясез оешмасы Татарстан Республикасының экспортка юнәлеш алган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен "Авыл хуҗалыгы - AgroWorld Uzbekistan 2018" халыкара күргәзмәсендә катнашырга чакыра, әлеге чара 2018 елның 14 мартыннан 16сына кадәр Үзбәкстан Республикасының Ташкент шәһәрендә узачак.
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкәнең инновацияләр үзәге Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә ай саен социаль юнәлеш алган коммерциясез оешмаларның вәкилләре, социаль эшкуарлар һәм социаль бизнес ачарга планлаштыручы гражданнар өчен бушлай семинарлар уздыра.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә. Төп максат – IX Гайдар форумында катнашу. Татарстан Президентының эш программасының беренче пункты булып "Җәмгыять сәламәтлеге өлкәсенә инвестицияләр" дип аталучы эшлекле иртәнге аш булды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы атна саен түбәндәге темалар буенча укыту семинарлары уздыра:
- "Электрон продукция каталогы"(kp.agzrt.ru), "Татарстан Республикасының электрон товар-мәгълүмат системасы" (tattis.ru) – ТР ЭТМС, "Биржа мәйданчыгы"(bp.zakazrf.ru) ресурсларында эшләү;
- 233-ФЗ нормалары буенча электрон мәйданчыклардан файдаланып, конкурентлы сатып алулар;
- etp.zakazrf.ru (Федераль ЭСМ) һәм 223etp.zakazrf.ru электрон мәйданчыкларында сатуларда ничек катнашырга һәм җиңәргә;
- "Сезнең өчен базарга керү мөмкинлеге" - smb.tattis.ru порталы ашы ничек сатарга.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсен үтәү максатында Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Россия кредит оешмаларына аларның кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ташламалы ставка буенча өстенлекле тармакларда проектларны тормышка ашыруга бирелгән кредитлар буенча алынмаган керемнәрен каплауга федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында" 2017 елның 30 декабрендәге 1706 номерлы карары кабул ителде.