Акцияләрне тапшыру турында карар "Махсус икътисад зоналары" АҖ белән Татарстан Республикасы тарафыннан 2017 ел азагында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "100 процент күләмендә акцияләре Россия Федерациясенеке булган "Махсус икътисад зоналары" акционерлык җәмгыяте мөлкәтен Россия Федерациясе мөлкәтенә һәм Россия Федерациясе субъектлары мөлкәтенә түләүсез нигездә тапшыру буенча чаралар планы ("юл картасы") раслау турында" 2017 елның 04 октябрендәге 2155-р номерлы боерыгын үтәү кысаларында кабул ителгән иде.
"Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2017 елның 28 декабрендәге 436-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә махсус икътисад зоналарының техник-гамәлгә кертү резидентларына тулаем күләмендә 14 процент дәрәҗәсендә 2023 елга кадәрге чорга иминият кертемнәре буенча мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшчәнлек башкаручы Россия оешмалары өчен каралган ташламалы ставкадан файдалану хокукы бирелә.
Делегация составына Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" КО генераль директоры Андрей Афонин, аның урынбасары Азат Гайнетдинов һәм "Татарстан Республикасы Гарантия фонды" КО директоры Тимур Тимергалиев керде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 29 декабрендәге 1079 номерлы карары белән 2018 елга Татарстан Республикасы Инвестиция меморандумы расланды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне чын йөрәктән якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм!
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2017 елның гыйнвар-ноябрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча айларга бүленгән рейтинг әзерләнде.
"Татарстан Республикасының дәүләт заказы агентлыгы" АҖ генераль директоры Яков Геллер Яшел Үзән шәһәре эшкуарлары һәм заказчылары каршысында электрон мәйданчыкларда сатып алулар турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. Киңәшмә кысаларында ул сатып алулар уздыру өчен интернет-мәйданнарын күрсәтте, аларның берсе – кече һәм урта бизнес өчен bp.zakazrf.ru сайты.
Әлеге түләүсез ресурсның база максатлары булып түбәндәгеләр тора:
• Халыкның Россия Федерациясе субъектларының төбәк һәм муниципаль хакимият органнары эшчәнлегеннән канәгать калу дәрәҗәсен арттыру;
• Федераль хакимият органнары ягыннан төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге һәр дәүләт ведомствосына дифференциацияле якын килүне тәэмин итү, аның үсеш үзенчәлекләрен анализлау .
"Татарстан Республикасының дәүләт заказы агентлыгы" АҖ генераль директоры Яков Геллер Яр Чаллы шәһәре эшкуарлары һәм заказчылары каршысында электрон мәйданчыкларда сатып алулар турында мәгълүмат белән чыгыш ясады, бу мәйданчыкларның берсе – кече һәм урта бизнес өчен bp.zakazrf.ru сайты.
2017 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә социаль-икътисадый үсеше алдан баручы Яр Чаллы территориясендә эшчәнлек башкару турында килешү төзүгә заявкалар карау буенча республика комиссиясе утырышы булды.