Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсен үтәү максатында Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Россия кредит оешмаларына аларның кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ташламалы ставка буенча өстенлекле тармакларда проектларны тормышка ашыруга бирелгән кредитлар буенча алынмаган керемнәрен каплауга федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында" 2017 елның 30 декабрендәге 1706 номерлы карары кабул ителде.
Татарстан Республикасында банклар белән "Татарстан Республикасы Гарантия фонды" КО хезмәттәшлек итә.
Әлеге мәсьәлә буенча барлык кирәкле мәгълүматларны түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: Казан ш., Мәскәү ур., 55 й., телефон: 293-16-94, шулай ук "Татарстан Республикасы Гарантия фонды" КО рәсми сайтында: http://garfondrt.ru/.