Татарстан Президенты "Җәмәгыять сәламәтлеге өлкәсенә инвестицияләр"дигән иртәнге эшлекле ашта катнашты

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә. Төп максат – IX Гайдар форумында катнашу. Татарстан Президентының эш программасының беренче пункты булып "Җәмгыять сәламәтлеге өлкәсенә инвестицияләр" дип аталучы эшлекле иртәнге аш булды.

Эшлекле иртәнге аш кысаларында җәмгыять сәламәтлеген тәшкил итүче дүрт өлеш турында сүз барды: кеше капиталы, икътисад, инфраструктура һәм заманча санлы технологияләр һәм шушы өлешләр җәмгыятьнең сәламәтлеге торышына йогынты ясыйлар.

Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов исәкртеп узганча, халыкның яшәеш сыйфаты күп төрле күрсәткечләр буенча бәяләнә. Әһәмиятле элементларның берсе булып сәламәтлекне саклау тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International