КМТТУ-КАИның Германия - Россия яңа технологияләр институтында
(Четаев ур., 18а йорты) 13:00 сәгатьтә видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Республикасы КБО вәкилләре өчен "Социаль проектларны гамәлгә ашыруга Россия Федерациясе Президенты грантын ничек алырга?" дип аталган белем бирү семинары уздырыла.
Семинарны Президент грантлары Фонды директоры Илья Чукалин алып барачак.
Татарстан Республикасы муниципаль районнары КБО вәкилләре өчен семинар видеоконференция элемтәсе режимында трансляцияләнәчәк.
Семинарда катнашу өчен оештыру мәсьәләләре буенча (843) 233-72-87 телефонына шалтратырга яисә ciss.rt@mail.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Хәзерге вакытта Тышкы икътисад банкының сертификацияләнгән менеджерлары урынына кандидатлар сайлап алулар үткәрелә. Аларның төп максаты төбәкләрдә инвестицияле проектларны эзләү һәм аларга ярдәм күрсәтү булачак.
Сертификацияләнгән менеджер роленә төбәк үсеше институтлары, коммерциячел булмаган оешмалар һәм берләшмәләр, төбәк бизнесы вәкилләре кандидатуралары карала, һәм шулай ук хакимият органнары һәм инвестицион-финанс өлкәсендә тәҗрибәсе булганнар да бу урынга дәгъва кыла ала. Платформада гаризалар кабул итү 2018 елның 21 февраленә кадәр дәвам итә.
Тышкы икътисад банкы командасы түбәндәге электрон адреска юлланган барлык сорауларга җавап бирергә әзер: regions@veb.ru.
Бүген «ТИСБИ» идарә университеты базасында «Татарстан – Новый Век» – «Татарстан – Яңа Гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы күчмә утырышы булды, аны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, хәрәкәтнең Югары советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин катнашты.
"Остазлыкның иң яхшы тәҗрибәләре" бөтенроссия конкурсында гран-при «Аэрофлот» ГАҖнең очарга өйрәнүчеләр отряды командиры Мәскәүдән Николай Изосимовка бирелде. Ул яңа хезмәткәрләрне эшкә керештерү һәм аларны махсус әзерлек узу барышында озатып йөрү проекты белән ел остазы булды. Бүләкләү тантанасы 14 февральдә Мәскәүдә "Остаз - 2018" форумында булды.
"Бизнеста һәм эшкуарлыкта остазлык" номинациясендә 1 урынны Булатов Айдар Нәфис улы, Эшкуарлык фабрикасы, Бизнеска ярдәм һәм аны үстерү фонды, Татарстан Республикасы алды.
Конкурска Россиянең барлык төбәкләреннән 4186 гариза алынды.
Ачыклык, кызыксындырылганлык, иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашуга әзерлек, карарлар кабул иткәндә әхлак принциплары, буыннан-буынга тапшыру сәясәтен үткәрү – хакимият органнарындагы бүгенге көн идарәчесе ия булырга тиешле сыйфатларның тулы булмаган исемлеге әле бу, дип тәгаенләделәр 13 февральдә "Остаз" бөтенроссия форумы кысаларында узган "Түрә 2.0 – дәүләт хезмәтендә остазлык" дискуссиясендә катнашучылар.
"Теләсә кайсы җитәкче үзенең китүеннән соң, инде билгеләнгән курста кискен борылыш булмасын өчен, аның уйланган максатларына, кыйммәтләренә теләктәш булган команда калуын тели. Мин буыннан-буынга тапшыру тарафдары", – дип Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозов үз фикере белән уртаклашты.
Ул үз төбәгенең яшьләр хөкүмәте җитәкчесе белән таныштырды һәм өлкә белән идарә итүгә "түрә 2.0" форматындагы яшьләр килсен өчен алмашны бүгеннән үк әзерләве турында җиткерде.
13 февральдә Мәскәүдә ВДНХ территориясендә старт алган "Остаз – 2018" беренче бөтенроссия форумында гына да 13 меңнән артык кеше булып китте, дип хәбәр итте Стратегик инициативалар агентлыгының (СИА) коммуникацияләр буенча директоры Игорь Карачин.
Аның сүзләренә караганда, остазлык темасы белән кызыксынучылар бик күп. Оештыручылар форумның беренче эш сәгатьләрендә үк шундый аншлаг булыр дип көтмәгәннәр.
"Кеше без фаразлаганнан күпкә күбрәк килде. Чараларның бөтен өч көненә алдан теркәлүне 10 меңгә якын катнашучы башкарды, әмма беренче эш сәгатьләрендә үк мәйданнарыбызда 13 мең кешене кабул иттек", - дип белдерде Игорь Карачин.
Форум остазлык хәрәкәтен үстерү, шулай ук остазлыкның иң яхшы тәҗрибәләрен алга таба тиражлау һәм Россия төбәкләренә кертү өчен аларны эзләү һәм җыю максатыннан үткәрелә.
Форумның төп юнәлешләре түбәндәгеләр: "Җитештерүдә остазлык", "Бизнеста һәм эшкуарлыкта остазлык", "Социаль өлкәдә остазлык" һәм "Мәгарифтә һәм түгәрәкләр хәрәкәтендә остазлык".
Форум эшендә Россия Федерациясенең барлык 85 субъектыннан, иң эре корпорацияләрдән, хакимият органнарынннан вәкилләр һәи бизнес вәкилләре катнаша.
Чарада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнаша. Форумда катнашучылар арасында шулай ук Эшкуарлык Фабрикасы, Талантлар университеты, республиканың югары уку йортлары һәм предприятиеләре вәкилләре бар.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайга салу йогынтысын бәяләү департаментыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына күпфатирлы йортларга идарә итү һәм күпфатирлы йортларда урыннар милекчеләренең гомуми мөлкәтен тоту буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү турында" карарына (алга таба – проект) багышланган гавами консультацияләр үткәрү хакында мөрәҗәгать алынды.
Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен күрсәтелгән проект белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга чакырабыз.
Үзегезнең искәрмәләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү секторына түбәндәге электрон адрес буенча юллавыгызны үтенәбез: Nail.Madiev@tatar.ru.
9 февральдә Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлегенең чираттагы съезды кысаларында Россия Федерациясе Президенты катнашында дәүләт һәм бизнес үзара хезмәттәшлегенең юнәлешләре турында фикер алышу булды. Фикер алышуга чыгарылган мөһим мәьәләләрнең берсе тикшерү-күзәтү эшчәнлеге булды.
Чара барышында әйтеп узылганча, 2018 елда төп игътибар нәкъ менә тикшерү-күзәтү эшчәнлеген мәгълүматлаштыруга биреләчәк. Дәүләт контроле реформасы кураторы – Ачык хөкүмәт мәсьләләре буенча Россия Федерациясе министры Михаил Абызов сүзләренә караганда, тикшерүчеләр белән эшкуарлар арасындагы багланышлар "бары тик цифрлаштырылган" булырга тиеш. 5 елдан соң күзәтү органнары бизнес белән "бер тәрәзә" режимында гына эш алып барырга тиеш булалар.
12 февральдә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турындагы федераль закон проектын Дәүләт Думасында карауга әзерләү буенча эшче төркем утырышында әлеге закон проекты депутатлар тарафыннан каралды һәм, кайбер күрсәтмәләрне исәпкә алып, хупланды.
Эшче төркем җитәкчесе, Дәүләт Думасының тикшереп тору һәм регламент комитеты рәисе Ольга Савастьянова сүзләренә караганда, закон проектының карала торган редакциясенә РФ субъектларыннан 92 бәяләмә алынган, аларны исәпкә алып һәм алынган бәяләмәләргә нигезләнеп, Дәүләт Думасының 6 комитеты закон проектын, искәрмәләрне исәпкә алып, 1 нче укылышта концептуаль кабул итүне хуплаган. фикер алышулар нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерләнде, аны исәпкә алып, закон проекты инде быелның 19 февралендә тикшереп тору һәм регламент комитеты утырышында каралачак. Проектны Дәүләт Думасы утырышларында язгы сессиядә карау планлаштырыла.
Проект тексты, шулай ук кергән бәяләмәләр белән, сылтама буенча үтеп, закон чыгару эшчәнлеген тәэмин итү системасындагы Россия Дәүләт Думасы сайтында танышырга мөмкин