ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы күпфункцияле үзәкләргә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткән өчен түләү һәм башка түләүләр башкару хисабына гариза бирүчеләрдән акчалар алу хокукын бирү турында закон проектын өченче укылышта кабул итте. Закон проектында каралганча, тиешле нигезләмәне "Дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясына кертү тәкъдим ителә.

Әлеге закон проектын кабул итү бюджет системасы керемнәре белән идарә итүне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк һәм барлык дәрәҗәдәге бюджетларның керем өлешләренә уңай йогынты ясаячак.

Закон проекты тексты белән Закон чыгару эшчәнлеген тәэмин итү системасында танышырга мөмкин.

Бүген Актаныш авылында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин Актаныш муниципаль районының кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән "түгәрәк өстәл" форматында очрашты. Киңәшмәне Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фаттахов алып барды. Киңәшмәдә район икътисады үсешендәге мөһим мәсьәләләр турында фикер алышынды, кече һәм урта эшкуарлык субъектларын борчыган проблемалар анализланды.

"Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге республика эшкуарларына 2018 елның 19 - 20 апрель көннәрендә Сеул шәһәрендә (Корея Республикасы) Россия экспорт үзәге тарафыннан «Russian Gastro Week» циклыннан чаралар үткәрелү турында хәбәр итә.

Чара кысаларында Россиядә җитештерелгән туклану продуктларының зур күргәзмәсе, шулай ук азык-төлек продукциясе экспортерларының һәм җитештерүчеләренең Корея импортерлары һәм дистрибьютерлары белән максатчан  В2В очрашулары булыр дип көтелә.
Чарада катнашу өчен ТР экспортына ярдәм үзәгенә түбәндәге электрон адрес буенча гариза, документлар исемлеге һәм белешмә җибәрергә кирәк: tatexport@yandex.ru, тел: (843)524 76 70  2018 елның 20 мартына кадәр).

"Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасы 2018 елның 19 февралендә республика товар җитештерүчеләре өчен "Лента" компаниясенең эшләү стандартларына багышланган уку-укыту семинары була дип хәбәр итә. "Лента" компаниясе вәкилләре товар китерүчеләр белән эшләүнең үз стандартлары турында тәфсилләп сөйләячәк һәм сәүдә өчен сатып алу сессиясен үткәрәчәк.

Чара барышында шулай ук "Алибаба" халыкара сәүдә мәйданы вәкилләренең чыгышы планлаштырылган.

Чара Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы бинасында булачак: Казан ш., Пушкин ур., 18 нче й.

Катнашу түләүсез. Катнашу өчен түбәhttps://lenta.sovettorg.ruндәге адрес буенча теркәлергә кирәк.

Үз продукциясен "Ашан" сәүдә челтәренә кую белән кызыксынган Татарстан җитештерүчеләрен "Ашан"ның федераль категорияле менеджерлары белән очрашуга чакырабыз. Алар 2018 елның 14 һәм 15 февраль көннәрендә «ВолгаПродЭкспо» 18 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге территориясендә булачак.

Форумның рәсми сайтында электрон рәвештә теркәлергә һәм бушлай билет алырга мөмкин: http://www.expoagro.ru/rus/visitors/zprig.

Моннан тыш, 2018 елның 19 февралендә республика товар җитештерүчеләре өчен "Лента" компаниясенең эшләү стандартларына багышланган уку-укыту семинары булачак.

Катнашу өчен түбәндәге адрес буенча теркәлергә кирәк: https://lenta.sovettorg.ru


9
февраль, 2018 ел
җомга

"Директориум" Директор һөнәри бергәлеге" ассоциациясе "Яңа проектларны таныту стратегик инициативалары агентлыгы" коммерциягә карамаган автоном оешмасының Точка Кипения мәйданында  (Мәскәү, Малый Конюшковский тыкрыгы, 2) "Корпорация атналыгы – 2018" уздыра.

Тулырак мәгълүмат белән чараның сайтында танышырга мөмкин: http://directorium.info/.

Чыгыш ясау, ММЧ өчен аккредитация алу мәсьәләләре буенча элемтәгә керү өчен контактлар: i.knyazev@directorium.pro, тел. +7(967)062-15-46.

8 февральдә видеоконференция режимында республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары белән муниципаль контрольне гамәлгә ашыруның аерым мәсьәләләре буенча киңәшмә булды.

Исегезгә төшерәбез: Россия Федерациясендә 2016 елдан башлап тикшерү-күзәтү эшчәнлегенә комплекслы үзгәртеп кору үткәрелә, контроль турындагы законнарга процедураларны камилләштерү һәм таләпләрне киметү өлешендә даими рәвештә үзгәрешләр кертелә.

Видеоконференция кысаларында муниципаль контроль органнарының ведомствоара хезмәттәшлегенә күчү һәм муниципаль контроль функцияләрен гамәлгә ашыруның административ регламентларындагы тиешле үзгәрешләрне беркетеп кую, шулай ук "Идарә" дәүләт автоматлаштырылган системасында 1-контроль федераль статистика күзәтүе  формасын урнаштыру мәсьәләләре турында фикер алышынды.

Россия бизнесы атналыгы кысаларында үткән "Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге: бизнес һәм дәүләт мәнфәгатьләре" форумы эше барышында норматив хокукый актларда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне яңадан карау һәм анализлау мәсьәләләре турында фикер алышынды.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: кабатлана торган һәм искергән мәҗбүри таләпләрне төшереп калдыру эше инде 2017 елдан башлап алып барыла. Чара барышында шулай ук эшкуарларның тикшерү органнарына хисаплар тапшыруы белән бәйле мәсьәләләр күтәрелде. Хисап бирү системасының бүгенге көндә эшкуарлар өчен күп тоткарлыклар тудыруы билгеләп үтелде. Моңа бәйле рәвештә Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан тиешле концепция әзерләнгән, ул хисап бирүнең гамәлдәге формаларын анализлауны һәм системага салуны, шулай ук аларны электрон реестрда берләштерүне күз алдында тота.


8
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген ТР Икътисад министрлыгы коллективына яңа җитәкчене - Фәрит Габделганиевны тәкъдим итте.

Искә төшерәбез, 2014 елдан  ТР икътисад министры вазифасын биләгән Артём Здунов Дагыстан Республикасы Премьер-министры итеп билгеләнде.

ТР Премьер-министры билгеләгәнчә, Артём Здунов җитәкчелегендә Татарстан Икътисад министрлыгы тарафыннан республика социаль-икътисади үсешенең мөһим юнәлеше гамәлгә ашырылган. Бу кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү программасы, эшкуарлыкка ярдәм итүче инфраструктура объектларын булдыру һәм үстерү.

“Шәхсән сезнең профессиональ сыйфатларыгыз ярдәмендә федераль үзәк белән конструктив мөнәсәбәтләр урнаштырылды. Республика бу вакыт эчендә шактый күләмдә ташламалар һәм акча алды, бу безнең икътисади потенциалны үстерергә мөмкинлек бирде. Аерым алганда, бүген республиканың ТТП (ВРП) 2 трлн. сумнан артык”, - диде Алексей Песошин.

Алексей Песошин шулай ук билгеләгәнчә, ТР икътисад министры итеп, элек ТР экология һәм табигый ресурслар министры вазифасын биләгән, Фәрит Габделганиев билгеләнде. “Ышанам, Фәрит Габделганиевның белеме һәм тәҗрибәсе киләчәктәге уңышлы һәм максатчан юнәлештәге профессиональ эшчәнлегендә ярдәм итәр. Бары тик уртак килешеп эшләү генә перспективалы проектлар һәм программаларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип йомгаклады ТР Премьер-министры.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт вазифаларына билгеләү указларын имзалады. 

Кузюров Равил Афраим улы Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры итеп билгеләнде. 

Здунов Артем Алексей улы, башка хезмәт урынына күчү сәбәпле, Татарстан Республикасы икътисад министры вазифасыннан азат ителде. 

Габделганиев Фәрит Солтан улы Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры вазифасыннан азат ителде һәм Татарстан Республикасы икътисад министры итеп билгеләнде. 

Шадриков Александр Валерий улы Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры вазифасына билгеләнде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International