"Остаз" форумы ачылышында 13 меңнән артык кеше булды

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

13 февральдә Мәскәүдә ВДНХ территориясендә старт алган "Остаз – 2018" беренче бөтенроссия форумында гына да 13 меңнән артык кеше булып китте, дип хәбәр итте Стратегик инициативалар агентлыгының (СИА) коммуникацияләр буенча директоры Игорь Карачин.

Аның сүзләренә караганда, остазлык темасы белән кызыксынучылар бик күп. Оештыручылар форумның беренче эш сәгатьләрендә үк шундый аншлаг булыр дип көтмәгәннәр.

"Кеше без фаразлаганнан күпкә күбрәк килде. Чараларның бөтен өч көненә алдан теркәлүне 10 меңгә якын катнашучы башкарды, әмма беренче эш сәгатьләрендә үк мәйданнарыбызда 13 мең кешене кабул иттек", - дип белдерде Игорь Карачин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International