9 февральдә Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлегенең чираттагы съезды кысаларында Россия Федерациясе Президенты катнашында дәүләт һәм бизнес үзара хезмәттәшлегенең юнәлешләре турында фикер алышу булды. Фикер алышуга чыгарылган мөһим мәьәләләрнең берсе тикшерү-күзәтү эшчәнлеге булды.
Чара барышында әйтеп узылганча, 2018 елда төп игътибар нәкъ менә тикшерү-күзәтү эшчәнлеген мәгълүматлаштыруга биреләчәк. Дәүләт контроле реформасы кураторы – Ачык хөкүмәт мәсьләләре буенча Россия Федерациясе министры Михаил Абызов сүзләренә караганда, тикшерүчеләр белән эшкуарлар арасындагы багланышлар "бары тик цифрлаштырылган" булырга тиеш. 5 елдан соң күзәтү органнары бизнес белән "бер тәрәзә" режимында гына эш алып барырга тиеш булалар.