ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2018 ел
җомга

Сочида Россия инвестицион форумы кысаларында "Эшкуар булу җиңелме? Бизнес һәм хакимият карашы" панель сессиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Сессия модераторы "Сбербанк" ГАҖ идарәсе рәисе, президенты Герман Греф иде. Чара туры эфирда "Россия 24" каналында трансляцияләнде. 

Панель сессиядә катнашучылар һәм чыгыш ясаучылар актуаль тема турында фикер алыштылар - илдә эшкуарлыкка үз мөмкинлекләрен гамәлгә ашыруга ни комачаулый? Әйтелгәнчә, бүген эшкуарлар артык административ басымга, планнан тыш тикшерүләргә, кредит ресурсларны ала алмауга һәм үсешкә кирәкле инфраструктура булмауга зарланалар. Моннан тыш, үсешкә эшкуарлык компетенцияләре җитмәү һәм квалификацияле кадрлар дефициты да өстәмә киртә булып тора. 

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида Россия инвестицион форумы кысаларында берничә эшлекле очрашу һәм сөйләшү уздырды.

Башта Рөстәм Миңнеханов Италиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Паскуале Терраччано белән очрашты. Үзара файдалы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре, киләчәктә республикада Италия бизнесын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия-Италия мөнәсәбәтләре кысаларында Италия бизнесы белән актив хезмәттәшлек итә.

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, соңгы берничә ел эчендә Татарстан белән Италия арасында товар әйләнеше сизелерлек кимегән. Шулай да 2017 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы белән Италия Республикасы арасында ике яклы тышкы сәүдә күләме 2016 ел белән чагыштырганда 37%ка арткан.

Перспектив юнәлешләр арасында Рөстәм Миңнеханов нефть химиясе, нефть эшкәртү, автомобильләр төзелеше, шиннар җитештерү, медицина тармакларын атады. 

Үз чиратында Илче әфәнде берничә Италия компаниясенең «ТАИФ» компаниясе белән хезмәттәшлеген билгеләп үтте («Кече Италия» проекты, биопластиклар җитештерү заводын төзү проекты).

Рөстәм Миңнеханов Италиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе России Паскуале Терраччаноны Татарстанга танышу өчен чакырды.  

Бүген тагын Рөстәм Миңнеханов Израиль Дәүләтенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Гарри Корен белән очрашты.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Израиль – югары технологияләр иле, сәнәгатьтә, электроникада, башка юнәлешләрдә зур нәтиҗәләргә ирешкән ил. Без Израиль коллегаларыбыз белән хезмәттәшлек итәргә телибез, диде Рөстәм Миңнеханов, мөнәсәбәтләребезне активлаштырырга кирәк.

 


15
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин РФ гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм аларны бетерү министры Кубогына, ТР Премьер-министры Кубогына бөтенроссия ярышлары һәм Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең янгын сүндерү-коткару спорты буенча Үзәк совет Кубогына Россия Эчке эшләр министрлыгы беренчелеге ачылышы тантанасында катнашты.

Ярышларда катнашучыларны сәламләп, Алексей Песошин Татарстанда соңгы елларда зур халыкара чаралар узды, дип билгеләде. Җәй көне Казанда Футбол буенча дөнья чемпионаты узачак. Шул ук вакытта республикада янгын сүндерү-гамәли спортка аерым игътибар бирелә, дип ассызыклады ул.

Ярышлар 2018 елның 14-19 февралендә Казанда узачак. Барлык командалар җитди сайлау циклын узган.

Бүген Сочида Россия инвестицион форум кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев күргәзмәне карады. 

Күргәзмәдә инвестицияләр җәлеп итү һәм сафка кертү дәрәҗәсендә булган проектларны тәкъдим ителә. Биредә федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге инвестицион проектлар тәкъдим ителгән. 

Күргәзмәдә Краснодар крае, Ленинград, Мәскәү өлкәләре, Санкт-Петербург, Саратов, Тула, Ростов өлкәләре, Татарстан Республикасы стендлары тәкъдим ителгән. 

Дмитрий Медведев күргәзмәдә Татарстан Республикасы стендын да карады. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка төбәк территориясендә гамәлгә ашырыла торган алдынгы проектларны тәкъдим итте. Бу, шул исәптән, "Алабуга" махсус икътисадый зонасы, "Иннополис" махсус икътисадый зонасы, Иннополис инновацион шәһәре, "ИнноКам" Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры һәм башкалар. 

Шуннан форумның  "Регионнарга инвестицияләр - киләчәккә инвестицияләр" пленар утырышы узды, анда Дмитрий Медведев чыгыш ясады. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Челябинский трубопрокатный завод» ГАҖ директорлар советы рәисе Андрей Комаров белән очрашты.

Очрашу Сочида Россия инвестицион форумы кысаларында узды. 

Яклар уртак проектларны гамәлгә ашыру барышы турында сөйләштеләр. 

Искәртик, 2013 ел ахырында ТР Мәгариф һәм фәни министрлыгы белән "Римера" ЯАҖ арасында кадрлар әзерләү өлкәсендә багланышлар турында Килешү имзаланды. Әлеге проектны Стратегик инициативалар агентлыгы хуплады һәм аны "Татарстанның киләчәге колледжы" дип атадылар. Проектны "АЛНАС" ҖЧҖ ("Римера" төркеменә керә) һәм Әлмәт һөнәри колледжында гамәлгә ашырдылар. 

Бүгенге очрашу барышында  квалификацияле эшче кадрларны әзерлү өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды. 

Бүген Сочида Татарстан Республикасы Россия инвестицион форумы кысаларында "Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек  банкы (Тышкы икътисад банкы)" һәм "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" Автоном коммерциячел булмаган оешмасы белән хезмәттәшлек турында меморандумны имзалады.

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Тышкы икътисад банкы рәисе Сергей Горьков кул куйдылар.

Меморандумга кул куяр алдыннан Рөстәм Миңнехановның Сергей Горьков белән эшлекле очрашуы узды. Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев тә катнашкан очрашу барышында Татарстан Республикасы территориясендә  кайбер инвестицияле проектларны гамәлгә ашыру өлешендә  Тышкы икътисад банкы  белән хезмәттәшлек, башка юнәлешләр буенча эш итү мәсьәләләре тикшерелде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Сочида  уза торган инвестицион форумда "Алабуга" махсус икътисадый зонасының Корпоратив университеты" проекты мисалында Россия Федерациясенең сәнәгать менеджменты өлкәсендә квалификацияле белгечләргә ихтыяҗын тәэмин итүдә Татарстан Республикасының тәҗрибәсе турында сөйләде. 

Исегезгә төшерик, Рөстәм Миңнеханов "Сочи-2018" Россия инвестицион форумы чараларында катнаша. Татарстан Республикасы делегациясе составында шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев тә катнаша.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" Махсус икътисадый зонасының Корпоратив университеты эше турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида уза торган инвестицион форум кысаларында Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Максим Орешкин белән очрашты.  Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.

Россия Федерациясендә эшкуарлык эшчәнлеген алып баруда преференцияле шартлар тудырылган территорияләрне үстерүнең бердәм механизмын эшләү сораулары Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясенә (РИТА) кергән төбәкләрнең губернаторлары катнашкан фикер алышуларның төп темасы булды.

Фикер алышуларда Калуга өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Пермь крае һ.б губернаторлар, РФ Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында  "Сочи-2018" Россия инвестицион форумы (2018 елның 14-18 феврале) чараларында катнаша.

Форум кысаларында Фәрит Габделганиев Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Д. Козак катнашлыгындагы "Социаль-икътисадый үсешнең иң яхшы тәҗрибәләре" сессиясендә, һәм шулай ук "Эшкуар булу җиңелме? Бизнес һәм хакимият карашы" сессиясендә катнашты. ... Икътисад министры шулай ук  Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Игорь Шувалов катнашлыгындагы "Моношәһәрләр: киләчәкне проектлаштырабыз" сессиясендә катнашыр дип көтелә. 

Форум кысаларында кайбер документлар - Татарстан Республикасы икътисадына кагылышлы меморандумнар һәм килешүләр имзаланыр дип көтелә.

Бүген Сочи шәһәрендә Олимпия паркының Төп медиаүзәге мәйданчыгында Россия инвестицион форумы-2018 старт алды (форум чаралары 15-16 февраль көннәренә планлаштырылган). Быел форумның төп темасы "Киләчәк образын формалаштырып" дип атала.

Форум Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәме һәм Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев катнашлыгында уза. Барлык төбәк башлыклары диярлек, һәм шулай ук әйдәп баручы компанияләрнең топ-менеджерлары катнашачак сессияләрдә сәламәтлек саклау, экология, цифрлы мәгариф һәм шәһәрләрнең инновацион үсеше, Россия хезмәт базарының киләчәге темалары яктыртылачак.

Югарыда аталган сессия кысаларында Россия Федерациясенең сәнәгать менеджменты өлкәсендә квалификацияле кадрларга ихтыяҗын тәэмин итүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасына рәхмәт белдерелде. Бу уңайдан "Алабуга" Корпоратив университеты проектының уңышлы тормышка ашырылуы билгеләп үтелде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International