Бүген Казанда «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында Татарстанның ягулык-энергетика комплексы предприятиеләрендә гамәлгә кертү өчен берничә инновацион проект һәм технология каралды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды, утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Суперконструкцион полимерлар алу буенча импортны алмаштыручы яңа технологияне Х.М. Бербеков ис. Кабарда-Балкар дәүләт университетының (Нальчик) прогрессив полимерлар лабораториясе җитәкчесе Светлана Хаширова тәкъдим итте.
Бөтендөнья трендлары сәнәгать әйберләрен аддитив җитештерүгә күчүдән гыйбарәт (Additive Manufacturing, 3d компьютер технологияләре ярдәмендә объектны катлам-катлам үстерү һәм синтез).
Куллану даирәсе – авиатөзелеш, хәрби һәм космик техника җитештерү, электроника, робототехника, электротехника, автомобильләр төзелеше һәм медицина.
Дөньяда суперконструкцион полимерлар җитештерү күләме – елына 300 мең тонна. Россиядә мондый җитештерүләр юк.
«Татарстан, иң эре пластмассалар һәм каучуклар җитештерүче буларак, мондый хәл ителешләр белән кызыксына, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Яңа материаллар, композитлар машина төзелешендә, автомобильләр, самолетлар җитештерүдә күбрәк урын ала бара».
Бу тема агрессив мохитларга карата да кызыклы. Татарстан Президенты мәсьәләне өйрәнү өчен Кабарда-Балкар университетына «Татнефть» ГАҖ, «Нижнекамскнефтехим», «Казаньоргсинтез» белгечләре төркемен җибәрергә тәкъдим итте.
Газлар һәм нефть химиясен әзерләү процессларын интенсификацияләү өчен бүлү мембрана алымнары турында РФАнең А.В.Топчиев ис. нефтехимия синтезы институты(Мәскәү) директоры урынбасары Алексей Волков чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы предприятиеләрендә саклау буенча Acronis импортны алмаштыручы хәл ителешләрен гамәлгә кертүне Acronis компаниясе вице-президенты Олег Шәйхаттаров тәкъдим итте.
«Джератикс» аналитик платформасының яңа мөмкинлекләре турында «Валадорус Софт» ҖЧҖ гамәлгә куючыларының берсе, техник директоры Игорь Коршунов сөйләде.
"Алабуга" СҖТ МИЗ" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев нефть химиясе өлкәсендә яңа проектларны гамәлгә ашыруны тәкъдим итте.
«Алабуга»да Бисфенол А эпоксид сумаласы җитештерү заводын ачу тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тимур Шаһивәлиевның тәкъдимен хуплады. «Үзебездәге чималдан, продуктлардан чыгып, экспорт потенциалын, шул исәптән азык-төлек сәнәгатендә, үстерергә кирәк, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Бездә, кайбер позицияләрдән гайре, нефть химиясе продуктларының тулы җыелмасы бар».
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының "Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү" темасына берләштерелгән йомгаклау коллегиясе утырышы 27 февральдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең актлар залында була.
МАТЕРИАЛЛАР:
2017 елда Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләре
Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү
КОЛЛЕГИЯ ЭШЕНДӘ КАТНАШАЛАР:
"Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында" федераль закон проектын контрольнең (күзәтчелекнең) хокукый, оештыру нигезләрен булдыру максатларында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән һәм мондый контроль гамәлгә ашырылганда гражданнарның һәм оешмаларның хокукларын яклауның гомуми принципларын билгели.
Закон проекты нормалары мәҗбүри рәвештә нигезләмә кабул итүне, контрольнең (күзәтчелекнең) һәр төре буенча административ регламент раслауны күз алдында тота.
Закон проектында үтәлеше дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль чаралары предметы булган мәҗбүри таләпләр исемлеген үз эченә алган тикшерү кәгазьләрен хокукый җайга салу каралган.
Күрсәтелгән федераль закон проекты белән, сылтама буенча үтеп, танышырга мөмкин: http://komitet4.km.duma.gov.ru/upload/site28/Proekt_FZ__332053-7.pdf.
Быелның 21 һәм 22 февралендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Аналитика үзәге белән берлектә Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан "Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы: төбәкләрдә дәүләт контроленең яңа сыйфаты" конференциясе үткәрелде. .
Конференция кысаларында Россия Федерациясе субъектларында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген үзгәртүләрне оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Конференция йомгаклары буенча "Региональ һәм муниципаль дәрәҗәләрдә контроль-күзәтчелек вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның сыйфатын күтәрү" өстенлекле проектының паспорты каралды, якын арада ул, алга таба гамәлгә ашыру өчен, төбәкләргә җибәреләчәк.
Татарстанның ягулык-энергетика комплексы предприятиеләренә кертү өчен кайбер инновацияле проектлар һәм технологияләр бүген Казанда «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлары Советы утырышында каралды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Чара ТР Хөкүмәт йортында үтте.
Суперконструкцияле полимерлар алуның импортны алмаштыра алырлык яңа технологияләре белән Х.М. Бербеков исемендәге Кабарда-Балкар дәүләт университетының прогрессив полимерлар лабораториясе (Нальчик) җитәкчесе Светлана Хаширова таныштырды.
"Татарстан, пластмасс һәм каучукларны иң эре җитештерүче буларак, мондый табышлар белән бик кызыксына, – дип, Рөстәм Нургали улы докладка кагылышлы фикерләрен белдерде. – Яңа материалларга, композитларга машина төзелешендә, автомобильләр, очкычлар җитештерүдә һаман саен зуррак өлеш туры килә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тимур Шаһивәлиевнең импортка алмаш табу өлкәсендә яңа тармаклар эзләү тәкъдимен хуплады.
Standard&Poor’s Халыкара рейтинг агентлыгы Россиянең кредит рейтингын ВВВ инвестиция дәрәҗәсенә кадәр күтәрде. Моңа кадәр илгә спекуляция дәрәҗәсе дип йөртелә торган ВВ+ бирелгән иде. Агентлык рейтинг буенча фаразны "позитив"тан "тотрыклы"га үзгәртте.
Бер үк вакытта дөньядагы башка иң эре рейтинг агентлыгы Fitch, ул Россия рейтингын соңгы өч елда инвестиция дәрәҗәсеннән түбәнрәк төшерми, үзе биргән бәяне раслады – "позитив" фараз белән ВВВ.
Иң эре агентлык - Moody’s - Россия рейтингын әлегә үзгәрешсез калдырды: 26 гыйнвардан Россиянең суверенлык рейтингы буенча фаразын, Ва1 дәрәҗәсен раслап, "тотрыклы"дан "позитив"ка кадәр яхшыртты. Әлеге рейтинг инвестицияләр буенча түгел.
Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында "Этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу һәм алкогольле продукция куллануны (эчүне) чикләү турында" Федераль законның 20 һәм 23¹ статьяларына һәм "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның хокукларын яклау турында" Федераль законның 10 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" 350062-7 номерлы федераль закон проекты карала.
Проектта лицензия бирә торган органга алкогольле продукцияне ваклап сатуга кагылышлы таләпләрнең үтәлешен тикшергәндә тикшерү максатыннан сатып алулар башкару мөмкинлеген бирү тәкъдим ителә.
Закон проекты тексты белән, сылтама буенча үтеп, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы сайтында танышырга мөмкин.
2018 елның 21 февралендә Яр Чаллы шәһәренең Балалар һәм яшьләр иҗаты шәһәр сараенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашында 2017 елда шәһәрнең социаль-икътисадый үсешенә йомгаклар һәм 2018 елга бурычлар буенча Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Шәһәр Советының XXIII утырышы булды.
Утырыш кысаларында шәһәр эшкуарлары өчен күргәзмә павильоннары оештырылган иде. Яр Чаллы шәһәре Бизнес-инкубатор үзәге җитәкчесе Илья Колесников Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Үзәк резидентлары продукциясен күрсәтте.
Чистайда, Яр Чаллыда, Казанда һәм Алабугада урнашкан Бизнес-инкубатор үзәкләре кече бизнеска үсешенең иң беренче стадияләрендә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен ачылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә эш сәфәрендә.
Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башка рәсми затлар белән бергәләп, «Мастер» Кама индустриаль паркында булды.
«Мастер» КИП территориясендә «Чаллы шәһәре» алдан социаль-икътисадый үсеш территориясе резидент компанияләре дә урнашкан.
Моннан тыш, 2016 елда «Мастер» КИП белән «Моношәһәрләрне үстерү фонды» НКБО арасында килешү имзаланган иде, аның буенча «Мастер» КИПны үстерүнең 6 нчы чираты проектын гамәлгә ашыру өчен заем акчалары җәлеп ителгән иде. 2017 елның сентябрендә проект буенча төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган, арендага тапшыру өчен җитештерү урыннары әзерләнгән. Бүгенгә монда 23 предприятие урнашкан. Резидентларны җәлеп итү эше дәвам итә.
«Мастер» КИП территориясендә Рөстәм Миңнеханов «Седан» фильтрлар заводы» АҖдә (авто-, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасы өчен фильтрлар һәм фильтрлаучы элементлар, сәнәгать билгеләнешендәге фильтрлар һәм фильтрлаучы элементлар чыгару), «Кама азык-төлек җайланмалары заводы» ҖЧҖдә (технологик суыткыч җайланмалар җитештерү) булды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов «№ 3 шәһәр поликлиникасы» ДАСУда булды.
Поликлиникага капиталь ремонт ясалган, капремонтка акчалар Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелгән. Капремонт 2017 елның апрелендә башланган, 2017 елның декабрендә тәмамланган. Моннан тыш, поликлиника өчен 21 млн. сумга төрле диагностика җайланмалары сатып алынган.
Поликлиника 61 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Көндезге стационар да бар (65 ятак).
Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге шәһәр Советы утырышында катнашты. Чара Балалар һәм яшьләр өчен №1 шәһәр иҗат сараенда узды. Бина алдында һәм фойеда Чаллы предприятиеләре һәм оешмаларының товарларыннан һәм продукциясеннән күргәзмә оештырылган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең Советы утырышында катнашты.
Чара 1 нче номерлы балалар һәм яшьләр сарае мәйданында узды. Бина алдында һәм фойеда Чаллы шәһәренең предприятиеләре һәм оешмаларының продукциясе күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Төп доклад белән Чаллы мэры Наил Мәһдиев чыгыш ясады.
"Чаллы шәһәре тотрыклы үсешен дәвам итә һәм, тормыш һәм бизнесны алып бару өчен уңайлы шартлар булдырып, республикада күпчелек социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча алдынгы урында тора. - диде Наил Мәһдиев. - Чаллы эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыра. Безнең эшчәнлекнең төп нәтиҗәсе - уңай демография һәм гражданнарыбызның гомер озынлыгы артуы. 17 елда беренче кат эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсенә ирештек. Тормыш сыйфатын арттыру нигезе - икътисад".
Наил Мәһдиев хәбәр иткәнчә, 2017 ел нәтиҗәләре буенча тулаем территориаль продукт күләме 2 процентка арткан, сәнәгать производствосы индексы - 117 %.
"Мондый нәтиҗәләргәбез, беренче чиратта, шәһәрнең төп предприятиесе "КАМАЗ" ГАҖ тәэмин итте, аңа шәһәр икътисады бәйле, - диде Чаллы мэры. - "КАМАЗ" план күрсәткечләрен арттырып эшләгән, автомобильләр җитештерү 12 процентка артты".
Мәһдиев билгеләгәнчә, 2017 елда 46 млрд. сумлык инвестицияләр җәлеп ителгән, бу узган ел дәрәҗәсе. Чаллы алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусын алганнан бирле инде ике ел узды. Нәтиҗәдә 21 компания Чаллыда бизнесларын ачкан. Проектны гамәлгә ашыру башыннан резидентларның өстәмә инвестицияләре 14 млрд. сум тәшкил итте, һәм 2500 эш урыны булдырылды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов утырыштагы чыгышында билгеләгәнчә, Чаллы шәһәренең бөтен казанышлары һәм проблемалары турында республика җитәкчелеге белә һәм тиешле хәл итү юлларын табарга тырыша.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ул бүген Чаллыда "Мастер" Кама индустриаль паркында булган - елдан ел парк үсә бара һәм файдалы мәйданын арттыра, бүген ул 850 кв. метр тәшкил итә.
"Бүген инде "Мастер" КИПның алтынчы чираты эшли, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу бизнес үстерү өчен искиткеч мәйданчык һәм Россиядә андый проект юк. "Мастер" КИП резидентларының 68 млрд. сумлык табышы - лаеклы күләм, минемчә, тагын да эшләп була. Безнең бурычыбыз "Мастер" КИП мәйданчыкларын 1 млн. 300 мең кв. метрга җиткерү, программа бар, ышанам, аны гамәлгә ашырып була".
Чаллының потенциалы гаять зур, бу республикабызда икенче шәһәр, Чаллының тулаем региональ продуктка кертә торган өлеше гаять зур, диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, алга таба "КАМАЗ" ГАҖ үсеше, бөтен планнарны чынга ашыру бик мөһим. Шулай ук "КАМАЗ" ГАҖ - кече һәм урта бизнес үстерү өчен бик яхшы мөмкинлек, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм, әлбәттә, "КАМАЗ" - безнең илкүләм горурлыгыбыз.
Уд искәрткәнчә, "КАМАЗ-мастер" командасы 15 нче кат "Бедуин алтыны"н катлаулы көрәштә яулады.
Чаллы - авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен иң эре мәйданнарның берсе, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре - фермерлар, шәхси хуҗалыклар үз продукцияләрен сата алуны тәэмин итүне тәкъдим итте. Чаллыда махсус мәйданчык булырга тиеш.
Сәламәтлек саклау өлкәсе турында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Чаллыда инфекцион хастаханәне капиталь ремонтлауга республика бюджетыннан акча биреләчәк.