Россия Икътисадый үсеш министрлыгы "Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы: төбәкләрдә дәүләт контроленең яңа сыйфаты" конференциясен үткәрде

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Быелның 21 һәм 22 февралендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Аналитика үзәге белән берлектә Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан "Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы: төбәкләрдә дәүләт контроленең яңа сыйфаты" конференциясе үткәрелде. .

Конференция кысаларында Россия Федерациясе субъектларында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген үзгәртүләрне оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Конференция йомгаклары буенча "Региональ һәм муниципаль дәрәҗәләрдә контроль-күзәтчелек вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның сыйфатын күтәрү" өстенлекле проектының паспорты каралды, якын арада ул, алга таба гамәлгә ашыру өчен, төбәкләргә җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International