Россия Федерациясе Дәүләт Думасы дәүләт контролен һәм муниципаль контрольне үзгәртеп кору турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

"Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында" федераль закон проектын контрольнең (күзәтчелекнең) хокукый, оештыру нигезләрен булдыру максатларында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән һәм мондый контроль гамәлгә ашырылганда гражданнарның һәм оешмаларның хокукларын яклауның гомуми принципларын билгели.

Закон проекты нормалары мәҗбүри рәвештә нигезләмә кабул итүне, контрольнең (күзәтчелекнең) һәр төре буенча административ регламент раслауны күз алдында тота.

Закон проектында үтәлеше дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль чаралары предметы булган мәҗбүри таләпләр исемлеген үз эченә алган тикшерү кәгазьләрен хокукый җайга салу каралган.

Күрсәтелгән федераль закон проекты белән, сылтама буенча үтеп, танышырга мөмкин: http://komitet4.km.duma.gov.ru/upload/site28/Proekt_FZ__332053-7.pdf.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International