Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан "Алкоголь продукциясен "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрен кулланып дистанцион ысул белән ваклап сату өлешендә Россия Федерациясенең кайбер законнарына үзгәрешләр кертү турында" федераль закон проектына гавами консультацияләр үткәрү турындагы мөрәҗәгате керде.
Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен әлеге проект белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга чакырабыз. Фикерләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайлау йогынтысын бәяләү секторына түбәндәге электрон адреска җибәрүегезне сорыйбыз: Nail.Madiev@tatar.ru.
"Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры" Коммерциячел булмаган партнёрлыгы" Ассоциациясе Коллегиясенең чираттагы утырышы 2018 елның 20 февралендә "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ бинасында үтте.
Утырыш барышында Коллегиядә катнашучылар Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы предприятиеләр һәм оешмаларның Технологик үсеш агентлыгы белән үзара эш итү тәҗрибәсе һәм хезмәттәшлеге перспективаларын киңәйтү турындагы мәгълүматны тыңладылар һәм аның буенча фикер алыштылар, "Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды" КБОның үсеш перспективаларын тикшерделәр.
Утырыш кысаларында Казан милли- тикшеренү технологик университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы С.В.Юшко университетның инновацияле эшкәртмәләре һәм перспективалы проектлары турында доклад белән чыгыш ясады.
Президент грантлары фонды социаль әһәмиятле проектларны, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыручы гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы хөкүмәтнеке булмаган коммерциягә карамаган оешмалар арасында 2018 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларын бирүгә конкурслар уздыру турында игълан итә.
Гариза Президент грантлары фондына, президентскиегранты.рф рәсми сайтына урнаштырылган тиешле электрон формаларны тутырып, электрон документлар рәвешендә тапшырыла. .
Чарада Татарстан Республикасыннан "Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасарлары Наталья Баркова һәм Светлана Порфирьева, шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының дәүләт идарәсен камилләштерү бүлеге хезмәткәре Булат Ширәев катнашты.
РФ Икътисадый үсеш министрлыгы мондый киңәшмәләрне барлык федераль округларда да үткәрергә уйлый.
КФҮ өчен үзәк бурычларның берсе дип күрсәтелә торган хезмәтләр спектрын бизнес өчен сервислар хисабына киңәйтү аталды.
"Татарстан Республикасының Эшкуарлыкка ярдәм фонды" Коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге Татарстан Республикасының экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен YAPI-TURKEYBUILD ISTANBUL 41 нче Халыкара технологияләр һәм төзелеш материаллары күргәзмәсендә катнашырга чакыра. Күргәзмә 2018 елның 8 маеннан 12 маена кадәр Төрек Республикасы башкаласы Истанбул шәһәрендә (TUYAP CONVENTION & CONGRESS CENTRE күргәзмә үзәгендә) узачак.
Урыннарның чикле булуы сәбәпле, кызыксынган эшкуарларны 2018 елның 22 февраленә кадәр үз ниятләре турында ТР Экспортка ярдәм үзәгенең tatexport@yandex.ru электрон почтасына яисә +7 987 225 04 58 телефон номеры буенча хәбәр юллауларын сорыйбыз.
G100k Нефть-газ стартаплары өчен бөтенроссия конкурс-акселераторында катнашуга гаризалар кабул итү 2018 елның 25 февралендә төгәлләнә. И. М. Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университеты (МТУ) һәм РВК катнашында, Phystech Ventures инвестицион ярдәме белән төзелгән North Energy Ventures оештыручы буларак катнаша.
Конкурста җиңүчеләр проектлары өчен 100 000 доллардан 1 000 000 долларга кадәрле күләмдә инвестицияләргә, һәм шулай ук Россия һәм халыкара нефть-газ компанияләре арасында проектларын алга этәрү программасында катнашуга исәп тота алалар.
Конкурс турында тулырак.
Гаризалар кабул итү түбәндәге сайтта ачык: http://g100k.com/
Татарстан Республикасы КБО вәкилләре өчен "Социаль проектларны гамәлгә ашыруга Россия Федерациясе Президенты грантын ничек алырга?" дип аталган белем бирү семинары 16 февральдә КМТТУ-КАИның Германия - Россия институтында видеоконференция элемтәсе режимында ТР Президенты Аппараты, ТР Иҗтимагый палатасы, КБО ярдәм буенча ресурс үзәге ярдәме белән үткәрелде. Семинарга барлыгы 400дән артык катнашучы теркәлгән иде.
Исегезгә төшерик, инде февральдә үк граждан җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы, социаль мөһим проектлар, кеше һәм гражданинның хокукларын һәм ирекләрен яклау өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга грантлар бирү буенча чираттагы конкурска старт бирелә. Илья Чукалин сүзләренә караганда, агымдагы елда гомуми грант фонды 8 млрд сумны тәшкил итә.
Белем бирү семинарының презентациясе ТР Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган.
2018 елның 16-18 феврале көннәрендә "Волга" Яшьләр үзәгендә Профсоюзлар оешуның 100 еллыгына багышланган "Мин - Профсоюзның таяну ноктасы - 2018" II Яшьләр профсюзы белем бирү форумы үтте. Россия дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать тәэминаты хезмәткәрләре Гомумроссия профсоюзының Татарстан оешмасы форумны оештыручы булып тора.
Форумда түбәндәге проектлар актив тикшерелә: "Остазлык", "Инновацияле идеяләр банкы", "Һөнәри үсеш", "Хакимияткә ышаныч".
Форумда катнашучыларның барысы да белем бирү программасын уңышлы үтүләре турында сертификат алдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2018» Россия инвестицион форумы чараларында катнаша.
Форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның төбәкләр башлыклары белән очрашуында катнашты. Очрашуның төп темасы – бюджетара мөнәсәбәтләрне үстерү перспективалары һәм пространствода үсеш һәм инфраструктур чикләүләрне бетерү стратегиясе.
«Мондый очрашулар вакытында төбәкләр җитәкчеләеренең Хөкүмәт җитәкчелеге белән турыдан-туры мәгълүмат алмашу, Хөкүмәт әгъзаларына сораулар бирү мөмкинлеге бар. Бездә губернаторлар корпусы бик яңарды. Кайберләрегезнең Хөкүмәт составында эшләгәндә бөтен ил күләмендә карарлар кабул итү тәҗрибәсе бар, бүген исә бу тәҗрибәне урыннарда куддану мөмкинлеге туды. Мондый очрашу мөһим, чөнки ул башка төбәкләр җитәкчеләре белән үзара аралашу мөмкинлеге тудыра, бер-берегезгә сораулар бирергә, киңәшләшергә мөмкинлек бар», - дип башлады чыгышын Дмитрий Медведев (төгәлрәк - http://government.ru/news/31397/).
Быел Татарстанның без бергәләп эшләгән Стратегия-2030 программасына 3 ел була. Стратегияне раслау турындагы Законга (№40-ЗРТ, 17.06.2015) ярашлы, кирәк булганда 3 елга бер мәртәбә аңа үзгәрешләр кертү каралган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов күрсәтмәcе буенча, Стратегия-2030 программасына үзгәрешләр кертү буенча эш алып барыла. Беренче чиратта ул Россия Федерациясенең 2035 елга кадәрге үсеш стратегиясенә ярашлы булырга тиеш, һәм шулай ук үсештәге цифрлы икътисад тарафыннан тудырылган технологияләрне исәпкә алырга тиеш.
Республикада һәркем өчен аның киләчәген билгеләүдә катнашу мөмкинлеге тудырыла.
Моның өчен Стратегия-2030 сайтына кереп, "Стратегияне тикшерүдә катнаш" бүлегендә үз тәкъдимнәреңне калдырырга кирәк.