Социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалар вәкилләре игътибарына!!! ТР Иҗтимагый палатасы социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга (СЮККО) мөлкәти ярдәм күрсәтүгә республика конкурсында 2018 елда катнашуга гаризалар кабул итә

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

ТР Иҗтимагый палатасы 20 февральдән алып 12 мартка кадәр, шул көнне дә кертеп, Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалар өчен ТР Министрлар Кабинетының 2015 елның 18 февралендәге 99 номерлы карары нигезендә үткәрелә торган мөлкәти ярдәм алу хокукына конкурста катнашуга гаризалар кабул итә.

Конкурста, дәүләт учреждениеләреннән һәм муниципаль учреждениеләрдән тыш, Конкурста катнашырга СЮККО гариза биргәнче кимендә бер ел Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә кую документлары  нигезендә "Коммерциягә карамаган оешмалар турында" 1996 елның 12 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы Федераль законның 31.1 статьясындагы 1 һәм 2 пунктларында каралган эшчәнлекнең бер яки берничә төрен башкарган булса, шул СЮККО Конкурста катнаша ала.

Конкурста катнашу турында тулырак мәгълүмат белән, сылтама буенча үтеп,  ТР Иҗтимагый палатасы сайтында танышырга мөмкин:  http://oprt.tatar/1052-obschestvennaya-palata-respubliki-tatarstan-obyavlyaet-respublikanskiy-konkurs-na-okazanie-imuschestvennoy-podderzhki-socialno-orientirovannym-nekommercheskim-organizaciyam.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International