Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре "Татарстанның чиста урманнары" акциясендә катнашты

2018 елның 12 мае, шимбә

Территорияне көнкүреш калдыкларыннан чистарттылар һәм кипкән үләннәрдән арындырдылар. Республиканың Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре "Татарстанның чиста урманнары" акциясенә үз көчен кертте. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган чара "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ Биектау участок урманчылыгының урман фонды территориясендә узды. Максат - Татарстан урманнарында уңай санитар-экологик мохит булдыру.

Акция 25 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ул республиканың дөрес социаль-икътисадый үсешенә һәм гражданнарның уңай әйләнә-тирә мохиткә конституциячел хокукларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International