Саклык банкы «Алабуга» МИЗ резиденты «АйДжиЭс Агро» ҖЧҖнә шампиньоннар үстерү һәм компост җитештерү заводын төзү өчен 981,2 млн сум күләмендә финанслар бирде. Акчалар 460,6 млн сумга тигез суммага КУЭ корпорациясе гарантиясе белән һәм«Татарстан Республикасының Гарантия фонды» коммерциягә карамаган оешмасы тарафыннан 30 млн сумга тигез суммага йөкләмә алып бирелде. «АйДжиЭс Агро» ҖЧҖ «Алабуга»ның КУЭ корпорациясе ярдәмен алган беренче резиденты, дип хәбәр ителә МИЗ рәсми сайтында.
Производствоның беренче чиратын төзү 2016 елның ноябрендә башланып китте һәм аны 2018 елның IV кварталында төгәлләү планлаштырыла. 2020 елга кадәр «АйДжиЭс Агро» шундый өч төзелеш этабын гамәлгә ашырырга планлаштыра. Проектның гомуми бәясе 1,4 млрд сум тәшкил итә. Инвестор 160 артык яңа эш урыны булдырырга планлаштыра. Компания үзенең максаты итеп Россия сәүдә челтәрләрендә импорт шампиньоннарга туры килгән өлешне максималь киметүне билгели.
«Алабуга» МИЗ резидентлары шулай ук башка программалар буенча ярдәм алалар һәм финансланалар: 2017 елның декабрендә «П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно» Сәнәгатьне үстерү фондыннан ташламалы заем алган иде. Ул акчаларны компания җиһазларны яңартуга һәм предприятие куәтен 31% ка арттыруга тотты.