2020 елга Татарстан аккумуляторлы батареяларны Россиядә җитештерүче лидер булырга ниятли Проектны Фәрит Габделганиев өйрәнде

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

Бүген Фәрит Габделганиев «Алабуга» МИЗ территориясендә урнашкан «Барс технолоджи» ҖЧҖ заманча аккумуляторлы батареялар җитештерү заводында  булып кайтты.

Татарстан икътисад министры 2020 елга аккумуляторлы батареяларны Россиядә җитештерүче лидер  булырга һәм Россия базарының 15% ына хуҗа булырга мөмкинлек бирәчәк проектны өйрәнде. РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан расланган сәнәгать кластерына ярдәм итү проектын республиканың Икътисад министрлыгы тәэмин итә.  Кластерлы үсеш һәм кооперация үзәге җитәкчесе Альберт Гайфуллин:  кластерда катнашучыларга кластер проектына технологик чыгымнарның 50 процентына кадәре компенсацияләнә, дип хәбәр итте. Иң яхшыларын 25-30 июньнәрдә булачак конкурс йомгаклары буенча билгеләячәкләр.

Очрашуда катнаштылар: компанияләр төркеме генераль директоры - Олег Коробченко, машина төзелеше кластеры рәисе Сергей Майоров һәм предприятие хезмәткәрләре.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International