Татарстанның коммерциягә карамаган оешмалары социаль проектны гамәлгә ашыруга 500 мең сумга кадәр грант отарга мөмкин

2018 елның 15 мае, сишәмбе

"Без үзебез" социаль проектлар конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Анда социаль якланмаган халык катламнары өчен түбәндәге эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы коммерциягә карамаган оешмалар катнаша ала:

- гражданнарга социаль хезмәт, социаль ярдәм күрсәтү һәм аларны яклау;

- хәйрия эшчәнлеге, шулай ук ихтыярилыкка ярдәм өлкәсендә эшчәнлек;

- инвалидларны, мигрантларны, качакларны һәм тоткыннарны агарту һәм укыту өлкәсендә эшчәнлек;

- мигрантларны, качакларны һәм күчеп килергә мәҗбүр булганнарны социаль һәм мәдәни җайлаштыру һәм интеграцияләү;

- наркотик чараларны һәм психотроп матдәләрне законсыз кулланучы затларны социаль тернәкләндерү, социаль һәм хезмәт реинтеграциясе буенча чаралар.

Гаризаларны 2018 елның 1 июненә кадәр  centr-perspektiva@mail.ru электрон адресына (хат темасында "конкурска" дип язып) җибәрергә кирәк. Өстенлек халыкны социаль яклауга юнәлтелгән перспективалы һәм озак вакытлы проектларга биреләчәк. Конкурсның бөтен баскычларын да уңышлы узган катнашучылар үз идеяләренә ярдәмгә 500 меңгә кадәр  сум ота алачак.

Гаризаны һәм конкурс нигезләмәсен түбәндәге сайттан күчереп алырга мөмкин: http://centr-perspektiva.ru/cms/4/index.php

 

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International