Татарстанда Идел буендагы беренче «ММК-Джошкуноз Алабуга» металл үзәге ачылды

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Идел буендагы беренче «ММК-Джошкуноз Алабуга» сервис металл үзәге ачылды.

Тантаналы чарада шулай ук Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский, «Магнитогорск металлургия комбинаты» ГАҖ директорлар советы рәисе Виктор Рашников, «Джошкуноз Холдинг А. Ш.» генераль директоры Ахмет Эрдем Аджай, «Магнитогорск металлургия комбинаты» ГАҖ генераль директоры Павел Шиляев, «ОЭЗ ППТ «Алабуга» АҖ генераль директоры  Тимур Шаһивәлиев, Ford Sollers берләшмә предприятиесе президенты Адиль Ширинов, Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев һәм башкалар катнашты.

Үзенең кереш сүзендә Рөстәм Миңнеханов проектның бик кыска вакыт эчендә гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте. «Иң мөһиме – без «Алабуга» махсус зонасы тарафыннан үз резиденты бизнесын үстерү өчен мәйдан әзерләнә торган яңа эш формасын өйрәндек. Бу – «Алабуга» МИЗ эшли башлаячак 24 нче завод. Быел монда кимендә тагын ике завод барлыкка киләчәк. Минемчә, бу – ничек эшләргә кирәк булуның бик яхшы мисалы. Һәм иң мөһиме – «ММК-Джошкуноз Алабуга» сервис металл үзәге ачылу безнең автомобиль төзелеше өчен кирәкле эшләнмәләр чыгаруны бер урынга тупларга мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Магнитогорск металлургия комбинаты продукциясе югары сыйфатлы һәм Татарстан базарына актив чыгарылуга лаеклы. «Мин моның Магнитогорск металлургия комбинаты белән дә, Чиләбе өлкәсе белән дә тыгыз хезмәттәшлекнең башы гына булуына ышанып калам. Бу безнең горизонталь элемтәләргә таянып илебез икътисадын чыннан да алга җибәрү үрнәге булып тора», – дип әйтте Татарстан Президенты.

Автомобильләрнең кузов детальләрен штамповкалау өчен бланклар җитештерү заводы – буш икътисадый зона территориясендә Магнитогорск металлургия комбинаты белән «Алабуга» МИЗның эшли торган резиденты «ММК-Джошкуноз Алабуга» компаниясенең беренче уртак проекты. Продукцияне яңа завод белән күршедә генә урнашкан «Джошкуноз Алабуга» штамповкалар производствосы кулланачак.

Объектның үзенчәлеге шулай ук металл үзәге производство бинасын төзү белән «Алабуга» МИЗ идарәче компаниясенең шөгыльләнүендә. Инвестор ихтыяҗлары өчен төзелгән бина аңа арендага биреләчәк.

Заводның фаразлана торган куәте – елына 60 мең тонна корыч бланклар һәм җәймәләр. Проектка инвестицияләр суммасы 1 млрд сумнан артып китә, шулардан 670 млн сумга якынын «Алабуга» МИЗ кертте, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International