"Вятка" сәнәгать паркына инвестицияле проектларны сайлап алуга старт бирелә

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы эшкуарлары Мамадышта урнашкан "Вятка" сәнәгать паркы резиденты була ала.

Әлеге статусны алу өчен инвесторга үз проектыңны тәкъдир итәргә кирәк. Биредә төп шарт - аның экологик яктан югарылыгы.  Бизнес-идеяләрне конкурска сайлап Мамадышта 24-26 май көннәрендә уздырыла. Катнашучылар эш төркеме белән танышалар, үзләренең инвестицияле проектларын һәм юл картасын тәкъдим итәләр, кирәкле консультацияне алалар. Конкурска сайлап алуны уңышлы узган эшкуарлар 27 майда инвесторлар белән цех төзү буенча шартнамә төзиләр. Резидентлар җитештерү эшчәнлеген инде быел ук башлаячаклар.

Сайлап алуда катнашу өчен гаризаны "Вятка" сәнәгать паркы сайтында калдырырга кирәк:   http://www.vyatkapark.ru/#about

Белешмәләр өчен телефоннар: 89274658084, 89600533261.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International