Эшкуар көнен Татарстан бизнесменнары юбилей веломарафоны белән билгеләп үтәчәк

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Эшкуар көнен  Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык бизнесы җитәкчеләре 10 нчы юбилей веломарафоны белән билгеләп үтәчәк. Быел велосипед турында катнашучылар "Тукай юлы" проекты кысаларында  "Казан - Әтнә - Кырлай - Хотны - Арча" маршруты буенча узачак. Чара 25 май көнне  10 сәгатьтә Казанның 1000 еллыгы мәйданында старт алып, 27 майда Арчада төгәлләнәчәк.

Чара кысаларында кече һәм урта бизнес вәкилләре Әтнә һәм Арча коллегалары белән очрашачак.  Алар бергәләшеп төбәктә эшкуарлык климатын үстерү сорауларын тикшерәчәк, тәҗрибә уртаклашачак, һәм шулай ук Пионер авылындагы фермерлык хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышачак. Моннан тыш, веломарафон кысаларында эшкуарлар Г.Тукай музеенда булачак һәм агачлар утырту акциясендә катнашачак.

2018 елда Татарстан эшкуарлары веломарафоны унынчы мәртәбә оештырыла. Чараны Татарстан Республикасы Кече һәм урта бизнес предприятиеләре Ассоциациясе оештыра.

Велосипед туры программасы һәм кагыйдәләре белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://aspredrt.ru/x-tyj-velomarafon-predprinimatelej-tatarstana/

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International