Фәрит Габделганиев: "Авылда бизнес үсәргә тиеш. Без махсус ташламалы продукт эшләдек"

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанда эшчәнлекләрен авыл җирлегендә  алып баручы эшкуарларга финанс ярдәме күрсәтүнең яңа программасы эшләп китте. "Авылда эшкуарлык" дип аталган махсус ташламалы продукт эшкуарларга (КФХ, ШЭ, Авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативы, шул исәптән сату (сәүдә) кооперативлары һәм КУЭның башка субъектлары) махсус шартларда Фонд поручительствосын алырга мөмкинлек бирә. Бу очракта авыл җирлегендә мәшгуль кече һәм урта эшкуарлык субъектлары йөкләмәләре (кредит, займ, лизинг) суммасыннан елына 0,5%тан алып 705ка кадәр комиссия алына.    

  Программаның төп шартлары:

- поручительствоның максималь күләме - 70%ка кадәр; 

- кредитлаштыруның максаты - инвестицияләр, әйләнештәге акчаларны тулыландыру; 

- поручительствоны бүләкләү - поручительствоның гамәлдә булу срогы дәвамында поручительство суммасыннан елына 0,5%;

- үз тәэмин ителеш - заемщик йөкләмәләре суммасыннан 30%тан да ким түгел;

- поручительствоның  максималь срогы - финанс оешмасы тарафыннан бирелгән финанслау срогына + 120 көн. 

"Авылда эшкуарлык" продукты "Татарстан Республикасы Гарантия фонды" коммерциячел булмаган оешмасы тарафыннан эшләнде һәм гамәлгә кертелде.

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International