Чаллыда Эшкуар көнендә Бизнес-инкубаторга 29 нчы тапкыр проектлар сайлап алуга старт бирелә

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

26-27 майда Яр Чаллы ИТ-паркында Бизнес-инкубаторга 29 нчы тапкыр проектлар сайлап алу үткәрелә. Быел ул беренче мәртәбә Интернет-инициативалар үсеше фондыннан Harvest эш ял көне форматында үтәчәк. Уртак интенсив эш башлаучы бизнесменнарга бары тик ике көн эчендә үз продуктын эшләп бетерергә, беренче клиентларны табарга һәм экспертлар белән кире элемтә табарга ярдәм итәчәк. Иң перспективалы проектлар Бизнес-инкубатор резиденты булачаклар, һәм шулай ук ИИҮФ программаларына чакыру алырга мөмкиннәр.  

ИИҮФнан интенсив Россиянең 16 шәһәрендә үткәрелә, гомумән алганда анда 4,5 меңнән артык кеше катнашты. Хәзер чара Яр Чаллыда узачак һәм беренче мәртәбә ИТ-парк Бизнес-инкубаторына проектлар сайлап алу белән бергә булачак. Иң яхшы прогресс күрсәткән һәм экспертның югары бәясенә ирешкән командалар инкубатор резиденты булачак һәм үзенең стартабын үстерү өчен ярдәм ала алачак.

Harvest чарасына 29 нчы сайлап алуда катнашуга гариза язган проектлар эләгә. Гаризаларны 20 майга кадәр сайтта теркәлү формасын тутыру юлы аша тапшырырга кирәк. Яңа формат табылу нәтиҗәсендә Бизнес-инкубаторга резидент урынын дәгъвалаучылар ИТ-парк белән танышуның беренче көнендә үк үз бизнес-идеяләрен экспертларга күрсәтеп кенә калмыйча, бәлки аны сынап та карый алалар.

Harvest эш ял көне форматы үз бизнеслары үсешен тизләтергә теләгән эшкуарлар өчен үткәрелә. Комплекслы интенсив сайлап алуда катнашучылар өчен ике көн дәвамында өзеклекләрсез эш оештырып, көндәшләренең айлар буе эшләгән кадәрле нәтиҗәне бирә.   Командалар проектка чын-чынлап кушыла, "акыл штурмы" оештыра, идеягә, прототипка һәм әзер продукциягә реаль кулланучылар (customer development) аша  тест үткәрә ала.

ИТ-парк Бизнес-инкубаторы резиденты булып, проект автомат рәвештә өч тулысынча җиһазландырылган эш урынына, шәхси трекерга, Россиянең иң яхшы менторлар һәм экспертлар ярдәменә, шәхси һәм дәүләт финансларын җәлеп итүгә, проектларны алга этәрүгә һәм PRга булышлыкка, проектны эшләтеп җибәрү өчен куәтле виртуаль серверга ия була алалар. Читтән килүчеләр ИТ-йортта фатир арендаларга мөмкиннәр.

Әгәр сезнең үз стартабыгыз бар икән, http://itparkchelny.ru сайлап алу сайтында теркәлегез. Гаризалар 20 майга кадәр кабул ителә. 

Теркәлүдән соң түбәндәге адрес буенча командага кушылырга мөмкин: https://tehnopark-v-sfere-vysokih.timepad.ru/event/713316/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International