Фәрит Габделганиев: "Икътисадта уңай динамика сакланып кала". Татарстан Россия Федерациясенең лидер төбәкләре арасында

2018 елның 18 мае, җомга

Төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча Татарстан янә Россия Федерациясенең лидер төбәкләре арасына керде. Агымдагы елның I кварталына йомгак ясады. Россия Федерациясе субъектлары арасында Татарстан сәнәгать җитештерүе күләме буенча  - 4 нче урында, кулланышка торак тапшыру буенча  - 3 нче, төзелеш буенча - 6 нчы урында.

Тулай төбәк продукты 0,7%ка артты һәм 534,1 млрд сумны тәшкил итте.  Икътисадый үсешкә төп өлешне сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм сәүдә кертте. Сәнәгать җитештерүе индексы 2017 елның әлеге чорына карата 100,4%ны тәшкил итте, төяп озатылган продукция күләме 622,1 млрд сумлык булды. 

Җитештерүдә тотрыклы уңай үсеш күзәтелә: 2017 елның I кварталына карата автотранспорт чаралары -  112,5%, машина һәм җиһаз-җайланмалар - 116,6%, азык-төлек продуктлары - 111,7%, нефть продуктлары - 105,8%, текстиль эшләнмәләре - 125,1%, кәгазь һәм кәгазь эшләнмәләр - 153,5%ка.

2017 елның I кварталына карата җиңел автомобильләр җитештерү - 55,4%ка, йөк автотранспорт чаралары җитештерү - 24,2%ка, автомобиль бензины - 48,7%ка, дизель ягулыгы - 17,1%ка, ак май һәм май пасталары ясау - 7%ка, эшкәртелгән сөт җитештерү 11%ка артты.

2017 ел белән чагыштырганда агымдагы ел башыннан бирле халыкның акча керемнәре артуы күзәтелә. 2018 елның гыйнвар-февраль йомгаклары буенча республикада  халыкның җан башына исәпләнгән уртача кереме узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда 7,3%ка артты һәм 28 115,4 сумны тәшкил итте.  Реаль акча керемнәре 105,5%ны тәшкил итте.

 ТР ИМ матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International