ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

5 июньдә "РАМАДА" отелендә персонал белән идарә итү буенча #WOWHR_KAZAN конференциясе була

Белгечләр Digital-проектлар һәм персонал белән дөрес идарә итүдә IT-кораллар турында сөйләячәкләр. Катнашучылар бизнесны трансформацияләү буенча, хезмәткәрләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә кагылышлы проектлар, бизнес коралы буларак уеннардан файдалану кейслары, персоналны укыту һәм кызыксындыру турында белем алачак.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Норматив хокукый актларның җайга салу йогынтысын бәяләү буенча Экспертлар советы составына кертү өчен катнашучыларны сайлып алуны игълан итте. Үз кандидатурасын республиканың 18 яше тулган кешесе (дәүләт хезмәткәрләреннән тыш) тәкъдим итә ала.

Россиядә быел 14 июньнән алып 15 июльгә кадәр узачак Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында "Футбол икътисады" 2 нче Халыкара конференциясе була. Уңыш факторлары, ярышлар теориясе, турнирлар һәм матчлар стратегияләрен эшләү, дөнья чемпионатының финанс һәм социаль мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Катнашучылар футбол индустриясенең икътисадый, социаль һәм идарә мәсьәләләренә багышланган теоретик һәм эмпирик тикшеренү эшләрен тәкъдим итәчәк. 

Татарстан эшкуарлары XV Кытай халыкара кече һәм урта эшкуарлык күргәзмәсендә – CISMEF 2018 – катнашырга чакырыла. Чара 2018 елның 10 – 13 октябрендә Гуанчжоу шәһәрендә узачак. Эшмәкәрләр үз продукцияләрен күргәзмәнең түбәндәге тармак профильләрендә тәкъдим итә алалар:


2
июнь, 2018 ел
шимбә

"Республиканың һәр кешесе Стратегия-2030 га үз инициативасын кертә ала". Бу сүзләр белән Татарстан икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев Чаллының нефть-газ химиясе һәм автомобиль төзелеше предприятиеләре хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте.  Ул быел 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясенә 3 ел булуын искә төшерде. 


1
июнь, 2018 ел
җомга

Эшкуарларга ярдәм итү буенча Татарстан тәҗрибәсен Ленинград өлкәсеннән килгән белгечләр үзләренә өлге итеп алды. Әлеге өлкәдәге иң яхшы тәҗрибәләр һәм казанышлар сере белән республиканың Социаль өлкә инновацияләре үзәге җитәкчесе Антон Дыганов уртаклашты. "Мондый эшкуарларга ярдәм итү максатыннан укыту, тәҗрибә уртаклашу һәм эшчәнлекне таныту өчен инновацияле мәйданнар булдырылды", - дип сөйләде Дыганов. 

Сәяси экономия, политология, икътисадый һәм институциональ үсеш өлкәсендә белем һәм тикшеренүләр нәтиҗәләре белән алмашу. Шул максаттан 7 июньнән алып 9 июньгә кадәр Мәскәүдә Халыкара институтларны өйрәнү һәм үсеш үзәгенең "Үсеш сәяси экономиясе: тарихи һәм хәзерге факторлар" 7 нче еллык конференциясе була.   

Чит ил компанияләре белән хезмәттәшлек урнаштыру, проектларны индустриаль күргәзмәдә тәкъдим итү һәм яңа технологияләр куллану мәсьәләләре турында фикер алышу. Мондый мөмкинлекләрне СКОЛКОВО Мәскәү идарә мәктәбендә 4 августта узачак "Цифр Икътисад Форумы" бирә. Чара бөтен Россиядән хакимият һәм эшлекле даирәләр вәкилләрен, инновация компанияләре вәкилләрен һәм алдынгы уйлап табучыларны, юристларны, икътисадчыларны, ММЧ һәм мәгълүмат ресурслары хуҗаларын берләштерәчәк. Форумда 3000 якын кеше катнашыр дип көтелә.

"Иң яхшы 1С:ИТС кулланучы" VII Бөтенроссия конкурсында катнашуга заявкалар кабул итү дәвам итә. Быел ул 4 номинация буенча узачак:

- "Эшкуарлык хокукы",

- "Бухгалтерлык һәм салым исәбе",

Татарстан эшкуарлары үз продукцияләрен «РосЭкспоКырым. Көндәшлеккә сәләтлелек". Россия җитештерүчеләренең V күргәзмәсендә күрсәтәчәкләр. Чара Ялтада агымдагы елның 8-10 июне көннәрендә үтәчәк.

"РосЭкспоКырым" азык-төлек җитештерүчеләрне һәм дистрибьюторларны бер мәйданчыкка  туплаячак. Күргәзмәдә Россия җитештерүчеләре  продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителәчәк, аерым алганда:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International