ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Фәрит Габделганиев WorldSkills Netherlands генераль директоры Йос де Гой белән очрашты.

Татарстан эшкуарлары XV Кытай халыкара кече һәм урта эшкуарлык күргәзмәсендә – CISMEF 2018 – катнашырга чакырыла. Чара 2018 елның 10 – 13 октябрендә Гуанчжоу шәһәрендә узачак. Эшмәкәрләр үз продукцияләрен күргәзмәнең түбәндәге тармак профильләрендә тәкъдим итә алалар:

Россиядә быел 14 июньнән алып 15 июльгә кадәр узачак Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында "Футбол икътисады" 2 нче Халыкара конференциясе була. Уңыш факторлары, ярышлар теориясе, турнирлар һәм матчлар стратегияләрен эшләү, дөнья чемпионатының финанс һәм социаль мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Катнашучылар футбол индустриясенең икътисадый, социаль һәм идарә мәсьәләләренә багышланган теоретик һәм эмпирик тикшеренү эшләрен тәкъдим итәчәк. 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Норматив хокукый актларның җайга салу йогынтысын бәяләү буенча Экспертлар советы составына кертү өчен катнашучыларны сайлып алуны игълан итте. Үз кандидатурасын республиканың 18 яше тулган кешесе (дәүләт хезмәткәрләреннән тыш) тәкъдим итә ала.


30
май, 2018 ел
чәршәмбе

Республиканың  биотехнологияләр инжинирингы региональ үзәге җитештерү линияләренең технологик мөмкинлекләрен бүген Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев өйрәнде. Аңа уйлап табылган биопрепаратлар һәм уйлап табу стадиясендәге продуктлар турында сөйләделәр. Региональ инжиниринг үзәгенең (РИҮ) лаборатория комплексы үз эшен узган елның декабрендә башлап җибәргән иде. Барлык бүлмәләр дә заманча технологик җиһазлар белән тәэмин ителгән.

Россия Федерациясе белән Кыргызстан Республикасының икътисадый интеграциясендә цифрлы трансформациянең роле. Әлеге мәсьәлә Җиденче Россия-Кыргызстан регионара конференциясенең көн үзәгендә булачак, ул 2018 елның 15 июнендә  Чиләбедә узачак. Чарада Россия һәм Кыргызстан хакимияте органнарыннан, хөкүмәтнеке булмаган оешмалардан, экспертлар берләшмәләреннән 400 якын вәкил катнашачак.

5 июньдә "РАМАДА" отелендә персонал белән идарә итү буенча #WOWHR_KAZAN конференциясе була

Белгечләр Digital-проектлар һәм персонал белән дөрес идарә итүдә IT-кораллар турында сөйләячәкләр. Катнашучылар бизнесны трансформацияләү буенча, хезмәткәрләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә кагылышлы проектлар, бизнес коралы буларак уеннардан файдалану кейслары, персоналны укыту һәм кызыксындыру турында белем алачак.

Татарстан эшкуарлары үз продукцияләрен «РосЭкспоКырым. Көндәшлеккә сәләтлелек". Россия җитештерүчеләренең V күргәзмәсендә күрсәтәчәкләр. Чара Ялтада агымдагы елның 8-10 июне көннәрендә үтәчәк.

"РосЭкспоКырым" азык-төлек җитештерүчеләрне һәм дистрибьюторларны бер мәйданчыкка  туплаячак. Күргәзмәдә Россия җитештерүчеләре  продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителәчәк, аерым алганда:


29
май, 2018 ел
сишәмбе

Республикада тикшерү-күзәтү органнары (27 орган) тарафыннан ачыклана торган якынча 300 типик хокук бозу "Тикшерелгән бизнес" интернет-ресурсына куелды. Ул эшкуарлар һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә эшләнде. Эшмәкәрләр өчен шпаргалка турында бүген республиканың Министрлар Кабинетында үткән брифинг кысаларында Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев сөйләде. 

Кече һәм урта бизнес вәкилләре үз комментарийларын һәм тәкъдимнәрен www.upgradelab.ru сайтында калдыра алалар.

Мөрәҗәгатьләр 31 майга кадәр түбәндәге юнәлешләр буенча кабул ителә:

- "Финанс-кредит ярдәме";

- "Эшкуарга ярдәм күрсәтү үзәге";


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International